Ана капиталын куллануга тагын яңалык кертмәкчеләр

-- Гузель

Моннан өч-дүрт ел элек ана капиталын кулланып ипотека алган русиялеләр, хәзерге вакытта кредитларын рефинанслый (процентларын киметә) алмый һәм артыгын түләргә мәҗбүр.

Русия банклары ассоциациясе мондый очрак өчен закон проекты әзерләгән, дип яза «Российская газета». Бу карар ипотекаларны рефинанслуга рөхсәт итеп, балалы гаиләләргә ипотека түләүләрен шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип фикер йөртә авторлар.

Хәзерге вакытта Русиядә ипотека кредитлары уртача 9,52% тәшкил итә, ә 2014-2016 елларда бу күрсәткеч 12% тан да ким түгел иде. Өч-дүрт ел элек ана капиталын кулланып ипотека алган гражданнар бүген кредитларын рефинанслый алмый. Чөнки бу балага күчемсез милектән өлеш бүлеп бирү процессын катлауландыра.

 

https://rg.ru/
фото: https://realty.rbc.ru/

 

Бәйле