Дилә Нигъматуллина: «Әйе, мин алдаштым»

-- Гузель

17 гыйнварда Дилә Нигъматуллина абыйсы Булат Нигъматуллин белән себер якларында концертларын тәмамлап, өенә кайткан. Подъездга керүгә, күңелсез хәл белән очрашкан ул. Дилә үзе бу хакта Инстаграм битендә язган. 

«Ниһаять, мин өйдә, Аллаһка шөкер! Өйгә кайттым, подъездга керсәм, тәмәке исе аңкый. Мин тәмәке исен күралмыйм! Тормышта да бу минем өчен проблема, чөнки Россиядә «Ярамый икән, әмма бик тә теләгең бар икән, димәк ярый» дигән принцип белән яшиләр. Җәмәгать урыннарына тәмәке тартуны тыючы закон гамәлгә кергәнче, миндә котычкыч аллергия һәм бу бугаз шешенүенә, хәтта үлемгә китерергә мөмкин, дия идем. Әйе. Мин алдаштым, әмма бу аеруча җавапсыз кешеләрне туктатучы бердәнбер ысул иде.

Яңа закон чыккач, мин аны энәсеннән җебенә кадәр өйрәндем. Яңа белемнәр туплап, хокук бозучылар белән көрәшә башладым.

Кемдер үзенең бу  гадәтләрен үзгәртергә тырышса, кемнәрдер «подъездда моңа кадәр дә тарттым һәм тартачакмын», дип кенә әйтә. Мондый очракларда нәрсә эшләргә соң?», диеп борчыла Дилә Нигъматуллина.

 

фото: https://vk.com/dilyanigmatullina

Бәйле