Түбән Камада балалар бакчасында төшерелгән сурәтләр котны ала [фото]

-- Гузель

Сүз Түбән Каманың 25-нче номерлы балалар бакчасы турында бара. Фотолар «Түбән Кама Вконтакте» төркемендә барлыкка килде, дип яза Kazan First. Аноним чыганак язганча, җирле халык мондый шартларга балаларын йөртә. Стеналарда күгәрек, түбәдән тамчы тама.

 

KazanFirst редакциясе килеп туган вәзгыять буенча җавап алган. Мэриянең матбугат хезмәте җитәкчесе Марина Камелина хәбәр иткәнчә, рәсемнәрдә сурәтләнгән төркемнәргә берәү дә йөрми.

«Әйе, балалар бакчасы, чыннан да, капиталь ремонтка мохтаҗ, ул 2020 елгы программага кертелгән. Төркем таратылган, балалар  башка төркемнәргә йөри, анда мондый хәл юк. Атна саен бу мәйданда гөмбәгә каршы көрәш алып баралар.

 

https://kazanfirst.ru/news/482607

Бәйле