«Үпкәгезне төкереп чыгарасыгыз килсә, монда килегез. Коточкыч хәл!» Башкортстанда халыкка битлекләр тарата башлаганнар

-- Гузель

Башкортстанның Сибай шәһәрендә һавага зарарлы матдәләр таралу турында хәбәрләр узган ел ахырында килә башлады. Шул сәбәпле җирле халыкка битлекләр һәм күмер тарата башлаганнар, дип яза Azatliq radiosi. Бу хакта шимбә көнне узган брифингта шәһәр идарәсе һәм гадәттән тыш хәлләр комитеты белгечләре белдергән, дип хәбәр Башинформ агентлыгы.

Шәһәр идарәсе сайтында әйтелгәнчә, битлек һәм күмер алу өчен паспорт күрсәтү кирәк.

«Шулай ук мәктәп балаларына сөт бирергә тәкъдим ителгән. Бу мәсьәлә Роспотребнадзор белгечләре белән килештерелгән. Сөт дүшәмбедән [21 гыйнвар] башлап бирелә башлый» дип хәбәр итте шәһәр башлыгы Рөстәм Афзалов.

Җомга көнне Сибайга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән Кырым башлыгы Сергей Аксенов белән булып киттеләр. Сибайның 500ләп баласы Кырымдагы шифаханәләргә җибәреләчәк дип хәбәр ителде.

Моннан тыш, Рөстәм Афзалов сүзләренчә, 40 бала Баймактагы «Талкас» шифаханәсенә һәм тагын 30 бала җирле профилакторийга урнаштырылачак.

Мәхкәмә (суд) приставлары «Сибай бораулау реагентлары корылмасы»ның эшчәнлеген туктаткан иде. Мәхкәмә ачыклавынча, завод һавага зарарлы матдәләр чыгарган һәм шәһәрдә күкерт исе чыганагы булган. Тикшерү корылмадан чыккан истә углерод оксидының 4,1 тапкыр артык булуын күрсәткән.

Завод җитәкчесенә зарарлы матдәләр чыгаручы корылмаларны 90 көнгә туктатып торырга һәм хилафлыкларны төзәтергә кушылды.

Сибай халкы начар искә узган елның ноябрендә зарлана башлады. Әлеге хәлне тикшерү өчен махсус комиссия булдырылды. Элегрәк Сибай тирәсендә ташландык карьерда мәгъдән яна, шуның исе чыга дип белдерелгән иде.

 

Чит ил агетлыгы "Azatliq radiosi" -агентлыгы
https://www.azatliq.org/a/29719372.html

Бәйле