«Чё вери? Нәрсә ди?!» — «Дакар»да җиңгән «КАМАЗ» йөртүчесе Эдуард Николаев инглизчә мәзәк интервью бирә [ВИДЕО]

-- Гузель

6 гыйнвардан 17сенә кадәр Перу республикасында узган халыкара «Дакар»-2019 ралли ярышларында җиңү яулаган Эдуард Николаев чит ил журналистына инглиз телендә интервью бирә. Ул тәрҗемәчедән баш тарта. Шунлыктан, кызыклы интервью килеп чыга.

Бу хәл 15 гыйнварда Эдуард Николаевның машинасы батып калган көнне була. Ул финишка дүртенче килә, әмма вакыт запасы булганлыктан, гомуми исәптә кала.

— Бүген безнең өчен авыр көн булды, дип сөйли узышчы. — Безнең авырлыклар күп булды, батып калдык һәм 55 минут вакытны югалттык.

— Сез Де Рой командасы тарафыннан басым сиздегезме?, дип кызыксына журналист.

— Юк. Чөнки безнең вакыт бар иде.

— Сез бу хакта борчылмадыгыздамы?

— Юк-юк.

 

фото: Татар-информ

Бәйле