Рәфинә Ганиуллина: “Инде яшереп булмас, тагын бер яңалыгыбыз бар”

-- Лэйсирэ

“Берничә елдан күпләр сәх­нә­дән төшеп калачак, ә син өскә кү­тә­ре­­ләчәксең, иманым камил. Чөнки безнең халык моңлы җырчыларны бик көтеп ала, ярата. Син башкалардан моңың белән аерылып торасың”, – дип язып кадырган бер ханым аның турында интернетта. Әйе, сүз җырчы Рәфинә Ганиуллина хакында бара. Һәм без аның белән бүген әңгәмә корабыз.

– Рәфинә, Яңа ел бәйрәмнәре ничек узды? Ялларда ниләр эшләдегез?

– Яңа елны гаиләм белән каршы алдым. Ялларда Башкортстан якларына юл тоттык, 4 январьда Габделфәт Сафин концертында чыгыш ясадым. Аннан Рәзилнең туган ягы – Тәтешледә бәйрәм концерты куйдык, кунак булдык.

– “Хәлләремне сорама, бар да ис­ке­­чә. Ә менә яңалыклар күп булачак”, – ди­гәнсең инстаграмда. Нинди яңа­лыклар көтелә?

– Бүген әзерлек эшләре белән янабыз. 24 январьда Казан тамашачысына Филармониядә “Исемсез хат” дигән концертымны тәкъдим итәбез. Инде яшереп булмас, тагын бер яңалыгыбыз – икенчебезне көтәбез. Әлегә малаймы, кызмы – билгесез. Сәламәтлек булганда әнине куып җитәргә исәп. Рәзилнең 91 яшьлек диндәге дәү әнисе Фәния – ак әбиебез һәр иртәсен дога укудан башлый, үземә атап бик матур теләк теләде: “Ходаем, үзең төйнәгән төеннәрне чишәргә көч бир!” дип әйтергә онытма”, – диде.

Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының 2019 елгы 2 нче саныннан укырга була.

Фото: җырчының ВКонтакте битеннән

Бәйле