Чаллыда югалган ике бертуган мәктәп укучыларын эзлиләр

-- Алина

Чаллыда полицейскийлар югалган ике бертуган мәктәп укучыларын эзли, дип хәбәр итте «Татар-информ»га шәхси чыганак.

8 һәм 12 яшьлек малайлар күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Әниләре берүзе дүрт бала тәрбияли.

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, алар өйдән кичә көндез кәрәзле телефонсыз чыгып киткән. Шул вакыттан бирле мәктәп укучылары турында берни дә билгесез.

Ике егетнең дә буе 150 сантиметр, алар ябык, чәчләре ачык төстә. Сигез яшьлек малай кызылгыл көрән куртка, 12 яшьлек абыйса куе зәңгәр пуховик кигән иде. Икесе дә кара шапкаларында «Гуччи» дип язылган.

 

 

 

 

Татар-информ
Фото: ТАСС

Бәйле