Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә

-- Лэйсирэ

Скандинавиядән салкын арктик һава килгәнлектән, республикада һава торышы үзгәрәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.

Алдагы төндә Татарстан Республикасы территориясендә һава торышын салкын атмосфера фронты, ә иртәгә көндез төньяк атлантик циклонның төньяк өлеше билгеләячәк. Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә бераз кар явуы көтелә.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары -17, ә аязган вакытта -20 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -10…-15 градуска кадәр булачак, дип билгеләп үтә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Соңрак, 23 һәм 24 гыйнварда, Татарстанда салкыннар көчәячәк. Төнлә һәм иртән термометр баганалары 26га кадәр, ә аязган вакытта 31 градуска кадәр төшәчәк. 23 гыйнварда һава температурасы -16…-21 градуска кадәр, 24 гыйнварда көндез -12…-17градус тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта 24 гыйнварда атмосфера фронты үткән вакытта урыны белән кар явачак. Иртән һәм көндез бераз буран һәм җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Атна ахырында һәм ял көннәрендә Татарстанда бик салкын һава торышы сакланачак.

tatar-inform

Фото: https://pixabay.com

Бәйле