Габделфәт Сафин “Тәртип ФМ”га кагылышлы җитди белдерү ясый

-- Лэйсирэ

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин, “Алтын тавыш”ка – алтын “Акчарлак” конкурсында җиңүчеләрнең җырларын тамашачыга җиткерергә кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.

“Аны без монда әйтәбез, ләкин радио-телевидениеләр үзләренчә эшли. Безнең шәхси телевидение булса, икенче төрле булыр иде. Әгәр инде җиңүчеләр язмышына алынсак, без аны үзебез тәкъдим итәргә, алар үзләре дә активлык күрсәтергә тиеш. Юкса, үз-үзеңне тәкъдим итмәсәң, сине берәү дә күрми шул. Бәйгедә яңгыраган барлык язмаларны «Тәртип фм”га бирүне үз өстебезгә алсак, менә бу эш була. ТНВ җитәкчесенең уе анда түгел”, — диде Габделфәт Сафин.

Аңа каршы Габделфәт Сафинның хатыны, “Акчарлак” нәшрият йорты директоры Рузилә Сафина: “Димәк, сез бәйге җиңүчеләренең язмаларын “Тәртип фм” ешлыгына бирергә алынасыз?” – дип сорады. Габделфәт Сафин: “Әйе” дип җавап бирде.

Фото: tatar-inform

Бәйле