Түбән Камада кибеттә ташлап калдырылган ике яшьлек баланың киләчәге хәл ителә

-- Лэйсирэ

Түбән Камада бер хатын-кыз ике яшьлек кыз баланы супермаркет янында калдырып киткән. Бу хакта «НТР-24»телеканалы хәбәр итүен Татар-информ агентлыгы яза. Узган шимбә көнне кичке сәгать уннар тирәсендә сабыйны кибет хезмәткәрләре тапкан, дип хәбәр ителә. Баланың баш киеме булмаган һәм ул бик нык елаган.

Супермаркет менеджерларының берсе сүзләренчә, бер хатын-кыз бала белән бергә кибеткә килгән. Бер мизгелдә хатын баланы ялгыз калдырып, юкка чыккан. Баланы Түбән Кама балалар хастаханәсенә алып киткәннәр.

«Шимбә көнне, 19 гыйнварда, хастаханәгә ике яшьлек кыз баланы китерделәр. Табиблар сабыйны тикшерде. Ул сәламәт. Хәзер табиблар баланы опека органнарына тапшыру өчен документларны әзерли», -дип сөйләде «Татар информ»га Түбән Кама балалар хастаханәсенең матбугат сәркатибе Яна Чупахина.

Хәзерге вакытта кыз бала хастаханәдә.

Фото: https://pixabay.com/

Бәйле