Пенсия реформасында үзгәрешләр. Хөкүмәтнең чираттагы алдавымы?

-- Гузель

Моннан берничә ел элек Үзәк банкы «Шәхси пенсия капиталы» программасын булдыруы хакында игълан иткән иде. Проект 2016 елда ук эшләнеп, 2018 ел ахырына кадәр гамәлгә кертергә планлаштырылган булса да, бу тормышка ашырылмады, дип яза  Kazan First

Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина яңа системаның нечкәлекләрен ачты. Аның сүзләренә караганда, шәхси пенсия капиталы гражданнар өчен тотрыклы һәм ышанычлы бизнес-модель, ул пенсия тупланмалары системасына яңа сулыш өрәчәк. Әмма төбәкләрдә бу хәбәрне хөкүмәтнең чираттагы алдавы дип шикләнәләр.

Бу программа тупланма (накопительная) пенсияне алыштыруны түгел, ә түләүләрне яңадан бүлүне күздә тота. Эш бирүче тарафыннан күчерелүче 22% түләүләр дә калачак, моңа өстәп, хезмәткәргә эш хакыннан 6% ка кадәр акчасын киләчәктәге пенсиясе өчен күчереп барырга тәкъдим итәчәкләр.

 

Kazan First
фото:https://kurgan.ru/news/society/

Бәйле