“Шулкадәр аяныч тәмамланыр дип уйламаганнардыр”: Апас районында булган хәл

-- Лэйсирэ

Ләйсәнне гаепләү генә җиңел, аның хәлләрен исерек ир белән тормыш иткән хатыннар гына аңлый торгандыр. Юньле ирдән хатын китми. Аннан, читтәге туганнар өйдәге афәтнең тирәнлеген тоеп та бетерә алмыйдыр. Ләкин, миңа калса, каенана йортыннан чыгып китеп ялгышкан ул. Унҗиде ел гомер кичергән бит алар. Акылы, сабырлыгы җитмәгәнме, Люция әйтмешли, йорт турында Наҗия апа исән вакытта ук уйларга кирәк иде.

Бәргәләнүенең сәбәбен дә аңлыйм: бар көчен, булган акчасын, яшьлеген шул йортка сарыф иткән бит. Шунда балалар алып кайткан. Ә хәзер, әйтерсең лә, ул боларны төшендә генә күргән, кәкре казык та калмаган. Ничектер гаделсезлек килеп чыга бит!

Туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр турында язарга яратмыйм. Чакыралар шул… Үзләре булмаса, алар өчен чын күңелдән борчылучылар табыла. Ә бит кайвакыт әлеге хәлләргә ачыклык кертү, үпкәләрне оныту, җан тынычлыгы алу өчен ике якның утырып сөйләшүе, аңлашуы да җитә. Ләкин, ни аяныч, адәм баласын үпкә, мин-минлек харап итә. Сезгә бәян итәсе тарих та шулайрак булып чыкты. Аның ике герое вафат инде, урыннары оҗмахта булсын. Ләкин монда бер гаепсез балалар бар. Редакциягә шалтыратучы: “Балаларны әтиләре йортыннан мәхрүм иттеләр, урамга куып чыгардылар. Алар бит шунда туган, шунда үскән, ул – аларның туган йорты, туган нигезе”, – дигән иде. Сүз Апас районының Чүри Бураш авылында яшәгән Зарифуллиннар гаиләсе турында бара. Яшәгән дип шуңа әйтәм, ул йорт хәзер буш инде, читтәге балалары кайтып-китеп кенә йөри…

Ләйсән матур, ипле гаиләдә туып-үсә. Ике кыз, тырыш, балаларын чын күңелдән яратучы ата-ана. Хәер, кем яратмый инде йөрәк парәсен? Кыскасы, Ләйсән балачагын бәхетле итеп сурәтләде. “Бик бай булмасак та, әти-әни барысын да бирергә тырышты, кешедән ким-хур итмәделәр”, – ди. Ләкин кыз кешенең тизрәк кияүгә чыгасы, бәхетле буласы, балалар алып кайтасы килә. Мәктәпне тәмамлагач, СПТУга укырга керә ул. Ике ел очрашып йөргәннән соң, 21 яшендә, яраткан егете Илсур Зарифуллинга кияүгә чыга.

– Мин килен булып төшкәндә каената мәрхүм, ә каенана Наҗия пенсиядә иде, – ди Ләйсән. – Илсурлар биш бала, төпчекләре – Апаста, калганнары – Мәскәүдә. Барысы да гаиләле иде. Бер елдан соң бер абыйлары үлде. Туганнары, килендәшләр белән аралашып яшәдек. Каенана бик усал иде. “Аның белән ничек торасың?” – дип сораучылар да булды. Киленне яратмыйлар инде… Ләкин алар минем әти-әнине санга сукмады, үзләрен өстен куйдылар. Югыйсә, төшеп калган кешеләр түгел, әнием почта җитәкчесе булып эшләде. Илсурларның йорт-җирләре дә безнекеннән артык түгел иде.

Ире белән 16 ел гомер кичерә алар. Илсур салгаларга яратса да, хуҗа­лыкны алып бара. Ләйсән әйтүенчә, йорт-җирләрен дә яңарталар, алай гына да түгел, яңаны салалар. Иң мө­һиме: ике бала алып кайталар.

– Үземнең әни һәрвакыт: “Кешечә яшәгез”, – диде. Башта гараж, аннан бура алып, мунча салдык. Йорт төзегәндә ссуданы әни алды, ләкин ул каенана исемендә иде, акчаны да әни түләде, түләү турындагы квитанцияләре бар. Каенана нәрсә генә эшләсәк тә, каршы килде, ссуда алуга да теш-тырнагы белән каршы иде. Өйгә яңа әйбер кайтса да, тавыш чыкты. “Бу нигә кирәк, шуңа барып терәлгәнме?” – дип әйтә иде, балаларга да әйбер алдырмады. Мин дә ул вакытта аз акчага эшләдем, кайбер айларда мең ярым сум чыга иде, – ди Ләйсән.

Ләйсәннең тел төбеннән каненанасына үпкә сизелсә дә, башта начар яшәмәгәндер алар. Туганнары кайтып-китеп йөргәндер, каенана оныкларына күз-колак булгандыр. Әбиле балалар да үзләрен бәхетле хис иткәндер. Илсурны да Ләйсән белән икәүләп туры юлга бастырырга тырышып караганнар бит, әнә. Бәлки алар шулай яшәгән дә булыр иде, ләкин гаиләгә бәхетсезлек килә – Илсур үз-үзенә кул сала.

– Ноябрьнең 17сендә отпускага чыктым, бер-ике көн торды микән, Илсур айнымый эчә башлады. Моңа кадәр дә аракысыз тормады, эчә, аннан айный, берәр ай туктап тора иде, бу юлы бәйдән ычкынгандай кыланды, көнне, төнне белмәде, – ди Ләйсән.

– Улының шул көнгә калуын күрү каенанаңа да җиңел булмагандыр, ул ни диде соң? – дип сорыйм аннан.

– “Үлсәң, еларбыз да туктарбыз”, – дип әйтә иде…

– Ә шулкадәр эчәргә акча каян алды соң ул?

– Кем белгән? Аракы бирделәр микән? Элек болай түгел, кайтып ята, икенче көнне торып эшкә китә иде. Икенче кыз тугач, күпкә китә башлады. Фаҗига булыр алдыннан каенана белән икәү аның кайтканын көтәбез, аннан аракысын кайда яшергәнен карап тора идек. Аннары шешәсенең ярты аракысын бушатып, су кушабыз, ә ул аны сизми. Тора-бара гел түгеп бетереп, су салдык, аракы дип эчте. Төнлә чыгып китә, вакытны чамаламый башлады. Аннан, кайтып керә, йоклап ала, аракы сорый. Балалардан да таптырды, “сез яшереп куйгансыз” дип әйтә, әмма беркайчан да кул күтәрми иде. Соңгы вакытта төнге күлмәкләр белән Илсур артыннан чыга башладык, бәйләп куйган да булды. Ә беркөнне олы кызым: “Әти, кая барасың?” – дип кулына ябышкан иде, Илсур аны өскә күтәреп атып бәрде, кызыбыз чак бусагага барып төшмәде, – ди Ләйсән бите буйлап аккан яшьләрен сөртеп.

– Нишләп дәваланырга алып бармадыгыз? Гомумән, дәвалап карадыгызмы? – дип сорыйм аннан.

– Төнге өчтә Казанга – наркодиспансерга да алып чыгып киттек. Табиблар: “Айныйса – айный, айнымаса – юк”, – дип кайтарып җибәрделәр. Туганнарына да кирәкми иде инде ул. 9 декабрь көнне тагын шул ук хәл. Стена белән диван арасындагы кечкенә генә аралыкка кереп ятты. Сөйрәп торгыза башлагач: “Күрше абый чакыра”, – дип, үлгән абыйның исемен әйтте. Ут чыбыкларын өзеп бетерде, – ди Ләйсән.

Бу үтә күңелсез хәлләрнең ахыры шулкадәр аяныч тәмамланыр дип уйламаганнардыр инде, белгән булсалар, туганнары җыелып кайтып, чарасын күрер иделәр. Ә болай, гомер буе эчкән Илсур турында “айныр әле” дип фикер йөрткәннәрдер.

Ләйсән әйтүенчә, акыллы кешене хәтерләтми инде Илсур. Аракы сорый, “бозауны суеп сатам” дип, өйдәгеләрне янә борчуга сала. “Болай яшәп булмый бит инде, китәм”, – дип тә карый хатын. Аннан, ишегалдында торган машина ачкычларын яшерә. Ул да булмый, күрше хатыны керә, ә чыгып барышлый гаражда бауда асылынып торучы Илсурны күреп, кабат өйгә йөгереп керә. Өнсез калган Ләйсән җан биргән ирен баудан кисеп төшерә.

Әйтүе генә ансат, менә шуларны кичерергә Ходай язмасын! Әнисе Наҗия апа да бар бит әле! Нинди генә булса да, бала бала бит инде ул! Кан саугандыр ана йөрәгенә, үзәкләре өзелгәндер…

– Каенана белән 17 ел тордык, төрле вакытлар булгандыр. Әмма Илсурның үлеменнән соң тәмуг башланды. Мин Апаста кибеттә эшли идем. Иртән торып малларны карыйм, балаларны мәктәпкә озатам, аннан, эшкә чыгып китәм. Балалар кайта, ашарга юк. Каенана үзенә генә пешереп ашый. Зур кызым 9 сыйныфта укый иде, мин әзерләп киткәнне җылытып көн күрделәр. Ул аларны “ияртеп килгән балалар” дип атады, “кеше белән йөрисең” дип җанга тиде. Әниләр килеп сөйләшеп тә карады, “исемен әйт, әйдә, йөргән кешесен алып киләбез”, диделәр. “Илсурны син үтердең”, – дип каһәрләде. Утка, газга да без түләдек. Бу шартларда берәү дә яши алмас иде, балаларны ияртеп, әниләргә кайтып киттем, – ди Ләйсән.

Шушы чыгып китүдән иренең йортына әйләнеп тә карамый ул. Алай гына да түгел, бер елдан соң икенче ир белән никах укытып яши башлый.

– Беркөнне каенана: “Пропискадан төшәргә җыенасызмы?” – дип шалтыратты. “Юк”, – дидем. Судлар да төрле сәбәпләр аркасында әллә ничә тапкыр кичектерелде.
Соңыннан каенана авырып хастаханәгә кергән, безгә әйтүче булмады. Олы кызым Казанда укый иде, Илсурның Мәскәүдәге абыйсы шалтыраткан. Ике кызым да судка барды. Берсе аңын җуеп егылган. Алар әбиләренә әби итеп карады, куып чыгаргач кына күңелләре катты. Пропискадан төшерделәр, каенана йортны балаларына яздырган. Берсе баш тарткан, ә икесе юк. Гомумән, каенана үлгәч, Илсурның туганнары белән ара өзелде, кияүгә чыгуым да ярамагандыр инде, – ди Ләйсән.

Ләйсән һәм аның дусты сөйләвенчә, пропискадан төшерү дә сәер генә килеп чыккан. Кемнәрдер алар өчен барлык документларны тутырганнар, имзалар белән дә шул ук хәл.

– Анда әтинең дә имзасы тора иде. Ләкин ул беркая да бармаган, бер документка да кул куймаган. Экспертиза ясатырга теләгән идек, ул документларны безгә бирмәделәр, – ди Ләйсән.

– Ә син үзең нинди документларга кул куйдың? – дип сорыйм аннан.

– Мин берни дә белмим. Барысы да тиз килеп чыкты, аңышмыйча да калдым. Балаларны ничек төшергәннәр? Нигә аларны йортсыз калдырдылар? Ул йортта безнең бер өлеш тә юкмыни? – дип өзгәләнә Ләйсән.

Алда әйткәнемчә, Илсурның ике туганы Мәскәүдә яши, берсе – Апаста. Мәскәүдәгеләре авылларын сагынган саен кайтып та йөри алмыйлардыр, ара ерак.
Апаста яшәүче Люция исә Апас үзәк хастаханәсендә санитарка булып эшли, гаиләсе, торыр җире, өч баласы бар. Барлык сорауларыма да ул җавап бирде.

– Әни Ләйсәнне куып чыгармады! Әни – Хезмәт ветераны, авырый, ай саен өчәр меңлек дару эчә иде. Абый эчсә дә, терлек карады, маллар асрап сатты. Ләйсән моңа кадәр дә кайтып-китеп йөрде. Абый эчкәндә чыгып китте, абый айныгач барып алды, ә әни аны ишеген ачып кертә торды. Әни усал булса да, гадел усал иде. Бу юлы әни, утны өзәбез дигәч, Ләйсәнгә ут өчен түләргә кушкан, шул ярамагандыр инде. Ссуданы да абый үлгәч әни үзе генә түләп бетерде. Пропискадан төшерү турында сүз чыккач, әни: “Балаларны төшермим”, – диде. Ә алар судка килгәндә төшеп килгәннәр инде. Ләйсән бер елдан соң кияүгә чыкты, балаларны әни янына китермәде. Әни авырый башлагач, безгә “дарственный” ясады. Илсур исән чакта, август аенда машина алганнар иде, менә шунда Ләйсәннең әнисе ссуда алып бирде. Абыйның җидесе узгач та шул машинаны алып киттеләр, кирәкми ул безгә! Кырыгы узганын да көтмәделәр! Бөтен җиргә дә Ләйсәннең әнисе Гөлсинә кысылды, – ди Люция.

– Илсурның балалары кызганыч, гел өлешсез калалармы? – дим аңа.

– Әни оныкларын күрергә тилмереп ятты, Ләйсән китермәде, бездән аерды. Әни авырганда кодагый китермәгән. Ләйсән үзе турында гына уйлады, балалар хакында күгел. Чыгып китәргә кирәкми иде! Бергә яшәсәләр, мондый хәлләр килеп чыкмас иде. Хәзер үзем генә калдым, аралашыр кешем юк, туганнарым еракта. Ник ул балалар килми? Бергә-бергә, аралашып яшәр идек. Җитмәсә, ата назыннан да, ана назыннан да мәхрүм калдылар, әниләре яңа ире белән яшәп ята, ә балалар – әбиләрендә. Йортны саткан очракта без ул балаларны өлешсез калдырмаячакбыз, әмма Ләйсәнгә өлеш чыгармаячакбыз. Ләйсән әхлаклы булса, бәлки абый да исән булыр иде. Ирне ир итә белергә дә кирәк! Өй салганда Мәскәүдән абый кайтты, ирем штукатурлады, мунча эшләде, – ди Люция.

Люция белән аралашу миндә яхшы тәэсирләр калдырды. Өй өчен тарткалашып йөри торган комсыз кешегә дә охшамаган ул, абыйсының балаларын да ярата. Кызлар, барыгыз әле Люция апагыз янына, утырып сөйләшегез! Бик сагына ул сезне!

Казан – Апас – Казан.
Автор: Эльмира Флүн
Акчарлак фото һәм язмасы

Бәйле