«Аллаһ юк дип әйтеп карагыз инде… Моны уйлап чыгарып та булмый»

-- Лэйсирэ

Менә шуннан соң Аллаһ юк дип әйтеп карагыз инде. Бар ул, бар. Дөнья белән, бөтен гамәл белән һәм безнең һәрберебез белән, аерым-аерым да Ул идарә итә. Әйткән сүзләрем бөтен­ләй яңалык та, ачыш та түгел. Һәм исбатлап тору да таләп ителми, шулай да бу кызык хәлләр турында минем сезгә сөйләп бирәсем килә. Кызык бит һәм аны уйлап чыгарып та булмый.

“Казан утлары” журналының соңгы, 12 нче саны килде. Почта якларын урап, язылып кайтмасам, ул башка килмәячәк. Ансыз яшәүне күз алдына да китереп булмый, шулай өй­рә­нел­гән инде. Үзе – иптәш, үзе – дус. Барлыгыбызны, укы­мыш­лы, әдәбияты­бызны, сән­гате­без­не, миллә­тебезне, тарихы­быз­­ны ярата торган, фидакарь җан булуыбызны дә­лилли торган фал да әле ул. Ник соң безнең шундый журналыбыз 4-5 мең тираж белән генә чыгарга тиеш? Чыксын ул 50-60 меңле булып. Миңа калса, татар матбугатына язы­лу, аны уку, кемнең нәрсә язасын белеп тору үзе үк телне, милләтне саклауга санлы бер эш булыр иде.

Тел бетә, мил­ләт бетә дип сөйләнергә яратучылар бар-барын. Ми­ңа калса, тел дә бетми, милләт тә бетми. Язучы Ибраһим абый Газинең: “Кеше ул, картайдым, дигән көннән картая башлый, шул сүзне әйтүдән сакланырга кирәк”, – дигәнен укыганым бар иде. Күңелгә кереп калган бит, әй, әйтәсе килми шул сүзне. Димәк, тел, милләт мәсьәләсендә дә шул ук инде. Бетәбез дибез икән, инде бетәбез. Ә бер дә бетәсе килми әле. Укылмаган, бер­сеннән-берсе кызыклырак әсәрләр көтеп тора. Алар турында “Казан утлары” журналы хәбәр итә. Акчаңны кызганмыйча, бер язылып кай­тасың да ай саен берсеннән-берсе кызыклырак әсәрләр – Чыңгыз Айтматов, Ринат Мө­хәммәдиев, Камил Кәримов, Ра­фис Корбан романнары, Нәбирә Гыйматдинова, Ай­гөл Әхмәтгалиева, Фоат Садриев, Тәлгать Галиуллин, Рамис Латыйпов, Айгиз Баймө­хәм­­мә­тов повестьларын өй­дә генә көтеп утырасың.

2019 елда журнал битләрендә дөнья күрәчәк табадан яңа төшкән кайбер әсәрләр исем­­леген барлап чыктым да әдәбиятны шигырь белән изгән, шигырь белән баскан заманда “Казан утлары” журналы әллә шигъ­рияттән баш тартамы дип куркып киттем. Аллаһы сакласын, шөкер, безнең халык шигъриятле, хисле, җырлы, моңлы. Тукайлы халык һәм Рәниф Шәри­повлы халык. Исемлектә бер поэзия әсәре һәм, ул да булса – аның “Җом­га” поэмасы. Сөбханалла. Журналга яңа язылган абу­нәчеләр аны укып ләззәт­ләнәчәк әле. Ул аны 2015 елда язган иде. Без аны шул ук елны диярлек (“Татар мөселман кален­да­ре”н бер ел алдан әзерлибез бит) 2016 елда календарь битлә­рендә, заманча булса да, тулысынча басып чыгардык. Бездән күреп дип әйтә алмыйм инде, бу бик шәп поэ­маны “Казан утлары” ­да басты.

Рәниф Шәриповның 2016 елда чыккан китабы да шул поэманың исеме белән “Җомга” дип атала иде. Бу гаҗәп тәэсирле, хисле әсәрне мин ятлап алдым. Халык бе­лән очрашуларда, сәх­нә­ләр­дә, мәчетләрдә, Коръән мәҗ­лесләрендә сөйләп йөр­дем. Ул утны-суны кич­кән, чолганышта калган, сугышын да, тоткынлыгын да, төр­мә­ләрен дә күргән Закир абый турында. Ул – гади­ләрдән-гади, чын, намуслы, иманлы, татар кешесе. Аның һәрвакыт ап-ак күлмәге бар, иртәгә җомга дигән көнне ул шуны юып кия. Иманлы, яхшы кү­ңелле бу татар кешесен фә­реш­тә­ләр озата йөри, Ал­лаһы сак­лый. Ул дога ятлый, ике гает­тән өс­тенрәк булган җомганы зурлый. Татарлыгын, иманын саклый, җан­нарны сихәтлән­де­рә торган дәва, якты, ягымлы нур бөр­келә. Нинди генә хәл­ләргә төшсә дә, кешеләр­нең хөр­мәтен казана. Әй, яраттым да инде бу поэманы. Кайдадыр мин аны, елның иң яхшы әсәре, дип тә язып та чыктым әле. Аның турында язучыларга, шагыйрьләргә сөй­ләдем. Марсель Галигә, Вахит Имамовка, Ркаил Зәй­дуллага, Газинур Моратка, Зин­нур Ман­­суровка, Фәүзия Бәй­рәмова, Нәбирә Гыйматдиновага, Нә­җибә Сафинага. Берсе дә каршы булмады. Соң сез бит инде – татар әдә­биятының тартып баручы бурлаклары, үз сүзегезне өз­дереп әйтә торган зур шә­хес­ләр. Бирегез әле шул Рә­ниф Шәриповка Тукай бү­лә­ген, дидем. Ал­лаһының рәх­мәте яусын, тырышып карадылар. Идарә әгъзалары барысы да “за” иде дә, тавыш биргәндә ни­чәдер шар җи­теп бетмәде, диделәр. Шә­риповтан шәб­рәкләр булгандыр, күрәсең.

Дөрес, буласы булса, була инде ул. Әнә Миргазиян абый Юныс Тукай бүләген алганын сизми дә калды. “Ватаным Татарстан” газетасының әдә­бият-сәнгать бүлеге мөдире Асия Юнысова өч көн буена язучының әсәрләрен укып, әсәрләнеп, Миргазиян абый­ның документларын җиренә җиткереп эшләп, комиссиягә тапшырды. Берүзе җыелыш та җыйды, фикерләр дә, тәкъ­димнәр дә туплады, радиога барып сөйләде, мәкаләләр язды. Хәтта, Тукай бүләген би­рә торган комиссия әгъза­ла­ры белән сөйләшеп, аның нин­дирәк язучы икәнен аң­латып чыкты. Үз вакытында котлаулар кабул иткәндә, Миргазиян абый бәхетле иде. Ә бер елдан үпкәсен сиздерде. Чөнки ул алганның икенче елында бүләкнең күләмен шактый арттырганнар иде. Ничек кенә арттырсалар да, татарның иң зур бүләгенә яхшы машина алып булмый. Кәҗәсе түгел, мәзәге ди­гән­дәй, дәрәҗәсе зур.

Яраткан җырчыбыз Фә­ридә апа Кудашева белән дә шулайрак булды. Мин Мин­шәех Харис улына (ирем) әйттем, ул җитәк­чесе – баш мөхәррире Зиннур Мансуровка әйтте. Ул исә документларны бик оста эшли белә, сөенә-сөенә башкарды. “Мә­дәни җомга” газетасы исе­меннән бөек җырчыны Тукай бүләгенә тәкъдим иттек. Бу изге эшне башкаруда Зиннур әфәнде бик тырышты һәм без җиңдек. Ул да Тукайлы булды, чын йөрәктән эш­ләгәндә җи­ңеп тә, уңышларга ирешеп тә була. Аллаһы Тә­галә, изге эшләрдә ярышыгыз, ди. Мондый ярышларда һәрвакыт гаделлек җиңәргә тиештер.

Менә тагын Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бү­ләге өчен ярышлар башланып китәр. Кемгә булыр, кем­гә бирерләр? Миңа калса, “Җомга” поэмасын язган, шул исемдәге китап чыгарган Рәниф Шәриповка тиеш. Шулай булмаса, “Казан утлары” журналы аны иң-иң яңа әсәр дип тәкъдим итәр идеме икән? Әле 2020 елга “Татар мөселман календаре”н туп­лап, язып, төзеп утырам. Бу Рәниф Шәрипов туган, дө­рес­рәге, 70 яшькә җиткән ел икән. Ул 1950 елның 5 маенда Кукмара районының Чокырчы авылында туган. Аны әни­се Ямьбикә (мондый матур исемне беренче ише­тәм) апа берүзе үстерә. Бәхетле балачак бик кыска була шул. Улына 11 яшь булганда, тома ятим калдырып, үзе дә вафат була. Рәнифне Арча районы балалар йортына җибә­рәләр, ул шунда үсә, чыныгу ала, сау-сәламәт матур егет булып, урта мәктәпне тә­мам­лый. Казан химия-техно­логия институтына укырга керә. Бәхет­сезгә җил каршы, диләр бит, ул елларда институтлардан армиягә алалар иде. Шул армия Рәнифне харап итә, җил­кәннәрен җил каера, канатлары очканда янып төшә. Хәрби корабтагы хезмәте вакытында ул, бозлы суда калып, каты, гомерлек салкын тидерә.

Аны Казанга озатучылар кайтара. Ниләр күргән, ниләр кичергәндер? Шул урында Фәнис абый Яруллин искә төшә. Ул көрәшче булган икән, аның Нурсөясе дә кө­рәшче булгандыр. Рәниф тә, хатыны Дамирә дә көрәш­че­ләр түгел. Чү, туктыйм инде. Шундый хәлдә, урын өстендә “Тәрәзәдә ут”, “Ян, учагым”, “Күк һәм күңел йолдызлары”, “Йорт иясе”, “Җомга” кебек китаплар, проза әсәрләрен дә санарга җыенмыйм. Шагыйрь Фәнис абыйдан бераз гына калышса да, иҗаты зур, бәрәкәтле аның. Тукай бүлә­ген күп язган өчен түгел, гүзәл әсәр иҗат иткән өчен бирергә кирәктер. Шул бердәнбер “Җомга” поэмасын гына язса да, ул Тукай бүләгенә лаек. Аңа бирми кемгә бирерләр икән?

Мин әйтәсемне әйттем дип уйлаган идем. Юк икән, инде менә Рәнифнең “Җом­га”дан да күркәмрәк поэмалар язганын ишеттем. Бездән теләк һәм дога.

(Фәния Хуҗахмәт/“Ватаным Татарстан”, /№ 8, 22.01.2019/)

Бәйле