Чаллыда ВТБ банкы татар теленә мөнәсәбәтен белдерә. Милли җанлы кешеләргә укымаска киңәш итәбез

-- Гузель

ВТБның Чаллыдагы бүлекчәсе Русия кануннарына ярашлы, банк Русиянең дәүләт теленнән тыш бака телләрдә хезмәт күрсәтергә тиеш түгел дип саный.

Чаллы активисты Алмаз Имамовның шәһәрдәге ВТБ банкына татар телендә хезмәт күрсәтмәүләренә зарланып язылган хатына җавап килгән. ВТБның Чаллы бүлекчәсе Русиянең гамәлдәге кануннары банкны Русиянең дәүләт теленнән башка телләрдә мәгълүмат урнаштырырга яки хезмәт күрсәтергә мәҗбүриләми ди. Бу хакта Алмаз Имамов Idel.Реалиига сөйләгән, дип яза Azatliq radiosi.

Банкта Русия Конституциясенең урыс теле дәүләт теле дип саналуы турындагы маддәсенә сылтанганнар.

Татарстан Конституциясе исәпкә алынмаган. Республиканың төп документына ярашлы, Татарстанда ике дәүләт теле — татар һәм урыс. Алар хокукый яктан тигез.

Алмаз Имамов моңа кадәр Сбербанк, салым хезмәтен татарларны дискриминацияләүдә гаепләп, прокуратурага язган иде. Прокуратура Татарстанда эшләүче дәүләт оешмалары үз сайтларын татар телендә ясарга тиеш түгел дип җавап бирде.

Әйтергә кирәк, күптән түгел Сбербанкның Татарстандагы бүлекләрендә татарча хезмәт күрсәтүче җиһазлар да барлыкка килде. Имамов бу язулар барлыкка килүдә үзенең катнашы булу-булмавын әйтә алмый.

 

Чит ил агентлыгы Azatliq radiosi

Бәйле