Бөгелмәдә татар мохите бармы яки догалы эш таркалмас

-- Гузель

// Татар тудей //

Рөстәм Миңнеханов үзенең ТР Дәүләт Советына юлламасында тәкъдим иткән татар халкының үсеш стратегиясен эшләү, фикерләр белән баету, кабул итү юнәлешендә Бөтендөнья татар конгрессының зона пленар киңәшмәсе бүген Бөгелмәдә үтте. Бер-бер артлы узган пленар киңәшмәләрне чагыштырып карарга да мөмкинлек җитәрлек булды. Биредә киңәшмә аеруча җанлы узды.

Киңәшмәгә килүчеләр күбрәк урыс телле шәһәр булып саналган Бөгелмәдә татар рухы белән очраштылар. Бөгелмәлеләрнең татар халкы тарихын сакларга тырышулары Һади Атласи шәхесенә мөнәсәбәттә дә күренде.

1917 ел Февраль һәм Октябрь революцияләре, гражданнар сугышы елларында Һади Атласи гаиләсе белән Бөгелмә шәһәрендә тора. 1920 елдан 1929 елга кадәр ул Бөгелмәдә икенче баскыч мәктәбендә тарих һәм немец теле укытучысы булып эшли. Биредә укучылар күренекле тарихчы, мөгаллимнең якты истәлекләрен яңарттылар. Кунакларны Туфан ага Миңнуллинның “Гөргери кияүләре” әсәре буенча әзерләнгән тамаша да, татар мәктәбе, татар балалар бакчасы булдыру, авылның йөзен югалтмау кирәклеге турында бик дулкынланып ясалган чыгышлар да, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтытында фәнни эш буенча директор урынбасары Олег Ришат улы Хисамовның татар авылын саклау хакындагы фикерләре дә дулкынландырды.

Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Р. Фәхретдин музее директоры Диләрә Гыймранова чыгышы да гамьле иде. Ул татар телендә кандидатлык диссертацияләрен яклауга тукталып, стратегиягә аны да кертергә кирәклеген искәртте. Азнакайлыларны элмә такталарның татар телендә булмавы бик борчый икән. Ачыктан-ачык сөйләшүдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның татар телендә камил сөйләшүен дә стратегиянең киләчәге барлыгына юрадылар. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров белән бәйләп татар мохитенең үзгәрүе хакындагы фикерләр дә яклау тапты.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин исә райондагы дини тәрбия эшләре белән кызыксынды,биредәге мәчетләрнең милләтебезне тәрбияләүдәге тоткан урынын яхшы дип бәяләде. Бөгелмәдәге киңәшмә Ильяс хәзрәтнең дога укып тәмамлавы белән башкаларыннан аерылып торды. ”Догалы эш таркалмас”, — ди халык. Амин, шулай булсын, очрашуда кабул ителгән тәкъдимнәр стратегияне эшләү барышында искә алыныр дип ышанасы килә.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге оешмасы җитәкчесе Фәрит Фәиз улы Мифтахов.

Бәйле