Илһам Шакиров фестивалендә Винарис Илъегет беренче булып катнашырга тели

-- Гузель

//Татар тудей//

Илһам Шакиров вафатыннан соң, Минтимер Шәймиев аның исемендәге фестиваль булдырырга тәкъдим итте. Бу фестивальга карата бик күп артистлар фикерләрен җиткерде.  Шул уңайдан без Винарис Илъегетнең фикерләрен сораштык, иҗаттагы хәлләрен дә белештек.

“Илһам Шакиров – бөек шәхес. Аның исеме онытылырга тиеш түгел. Оештырыла калса, бик әһәмиятле, дәрәҗәле фестиваль булыр дип уйлыйм. Әлбәттә, бу фестивальда бик теләп катнашыр идем”, дип уртаклашты Винарис.

Иҗатындагы хәлләргә килгәндә, бүгенге көндә Винарис Илъегетнең гастрольләре билгеләнгән, йөреп торалар. “Йолдызлы хид-парад” концерты белән март аенда Себер якларына, апрельда Башкортстанга чыгалар. Ләйсән Мәхмутова белән сольный концертлар да планлаштырылган. Казанда апрель аенда “Пирамида” яки “УНИКС” концертлар залында куярга уйлыйлар.

Сүз уңаеннан, 8 февральда Винарисны Казаннаң “Шутка-бар” банкет залында Хәмдүнә Тимергалиева һәм аның шәкертләре катнашындагы “Йолдазлы кичә”дә күрергә була. Анда Винарис Илъегет, Илназ Минвәлиев һәм Илһам Шәриф катнаша.

https://www.instagram.com/p/Bs_INVBApBs/?utm_source=ig_web_copy_link

 

Биредә өстәл артында утырыга һәм бию мәйданчыгына билетлар алып була.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8(987)2251770, 2251770

 

Бәйле