3 февральдән Казанда җәмәгать транспорты бәясе күтәрелә

-- Гузель

Казанда февраль башыннан җәмәгать транспортында билет бәясе 27 торачак.

Юл йөрү бәясе 3 февральдән артачак. Кулга акча белән түләгәндә, автобус һәм электр транспортында бер билет 27 сум торачак. Электрон карта белән түләгәндә, билет бәясе 25 сум була. Бу хакта Татарстанның тарифлар комитеты карарында язылган, дип хәбәр итә Azatliq radiosi.

100 тапкыр йөрү өчен электрон карта алганда, бер бару бәясе 18 сум булачак. Аны 1800 сум түләп аласы.

750 сумлык транспорт картасы гамәлдән чыгарылды.

Былтыр көз Казанның автотранспорт оешмалары вәкилләре шәһәр автобусларында йөрү бәясен 25 сумнан 32 сумга кадәр күтәрүне сораган иде.

Әмма тарифларны арттыруның төп сәбәбе — шәһәр халкының юл йөрү бәясен электрон карталар белән түләүгә күчүе. «Халык айга 750 сумлык бер транспорт картасы ала да, 25 сум түлисе урынга 15 сум түләп йөри. Ә үзкыйммәт — 30 сум. Электрон карта алып йөрүчеләр саны ел саен геометрик прогрессиядә арта. 2016 елның апрелендә йөрү хакын биш сумга күтәрүгә ирештек, ә нәтиҗәдә сигез сум югалттык», ди берничә маршрутта автобуслар тотучы Руслан Йосыпов.

 

Azatliq radiosi
фото: Казанский репортер

 

Бәйле