Бензин бәяләре артуга кагылышлы яңа хәбәр чыкты

-- Гузель

Хөкүмәт бензин бәяләре артуны тыймаячак. 31 марттан ягулык бәясе базар механизмнары буенча җайга салына башлаячак.

Бүгенге көндә бензин бәяләре артуны туктаты тору программасы гамәлдә. Ә 31 мартта аның срогы чыгачак. Кайбер белгечләр бәяләрне күтәрүдән котылып булмас, дип ышана. Тик монополиягә каршы хезмәт планы эшли һәм бернинди көчле үсеш булмаячак, дип саный башкалары.

Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, хәзер Татарстанда АИ-92 маркалы бензин бер литры өчен уртача 40,5 сум; АИ-95-43,1 сум ; дизель ягулыгы-45,65 сум.

 

5 канал 
Дәүләт статистикасы федераль хезмәте
фото: PROMO-S GROUP

Бәйле