Алинә Заһитова: «Бернәрсәсез кала ала идем»

-- Гузель

21-26 гыйнварда Минск шәһәрендә узучы Европа чемпионатында Россия фигуралы шуучысы, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова икенче урында калды.

Ул кыска һәм ирекле программа өчен 198,34 балл җыйды. Бу хакта Спорт экспресс хәбәр итә.

«Өчлектә калуым, икенче урыным — бу бик яхшы. Мин бернәрсәсез дә кала ала идем», дип уртаклашкан Алинә  Заһитова.

Яңа Европа чемпионы булып Россиянең тагын бер спортчысы Софья Самодурова танылды. Ул ирекле программа өчен 140,96 балл, ирекле һәм кыска программалар суммасы буенча 213,84 балл җыйган.

Өченче урынны Финляндиядән фигуралы шуу остасы Вивека Линдфорс (194,40) яулаган.

 

Спорт экспересс

Бәйле