Казанда иң еш һәм сирәк кушылучы исемнәр билгеле

-- Гузель

14-20 гыйнварда Казанның ЗАГС бүлекләрендә 461 баланың тууы теркәлгән. Шулай итеп, 239 малай һәм 222 кыз бала дөньяга аваз салган. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң яшь әнигә – 20, иң өлкәненә 42 яшь. Иң яшь әтигә 18 булса, иң өлкәне 51 яшен тутырган. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре — 990 һәм 4810 грамм.

Бу атнаның иң популяр бала исемнәре арасында Мәликә, Самир, Артур, Милана, София, Тимур, Әмир, Ульяна, Полина. Әти-әниләр тарафыннан иң сирәк кушылган исемнәр исә Аксиния, Гера, Альяна, Назар, Натан, Лев, Родислав, Лидия, Божена һәм Алтаир.

Шул ук вакыт аралыгында, шәһәрнең ЗАГС бүлекчәләрендә 145 пар язылышкан.

 

Казан мэриясе
фото: Etcetera.media 

Бәйле