Конкурс 25 декабрьдән 25 гыйнварга кадәр алты номинация буенча республика җирлекләре арасында уздырылган.
Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, беренче урын өчен һәр номинациядә җиңүчегә 1 миллион сум билгеләнгән, икенче урын өчен – 500 мең сум, өченче урынга – 200 мең сум. Гомуми фонд 11,7 млн. сум, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Әлеге конкурста муниципаль районнар арасында Буа районы җиңү яулаган. Казан шәһәрендәге районнар арасында Совет районы алга чыккан. Шулай ук, Түбән Кама шәһәре, Саба районы, Чүпрәле районы һәрберсе, үз номинациясендә беренче урынны яулап, диплом белән бүләкләнгән.
Татарстан Президенты матбугат хезмәте Фото: KZN