Җырчы Эльвира Хамматова яңа эшенең татар теле белəн бəйле булуына сөенə

-- Гузель

Татар эстрадасы җырчысы Эльвира Хамматова Казан шәһәренең татар телендә белем бирә торган 27 гимназиягә оештыру эшләре буенча укытучы булып урнашкан. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә эшенең татар теле белән бәйле булуы сөендергәнен әйткән.

«27нче гимназиягə килеп эләккәч тә, эш урынымның татар теле белән бәйле булуы сөендерде. Монда рәхәтләнеп саф татар телендә сөйләшеп була», — дигән Эльвира Хамматова.

«Моңа кадәр үземдә укытучылык сәләте яшәгәнен белмәгән идем. Ул безнең нәселдә, канда бар: әнием татар теле һәм әдәбияты укытучысы булды, абый да физкультура буенча тренер булып озак еллар эшләгән кеше», — дигән ул.

«Татар телен белүчеләрнең саны арта бармый дип саныйм. Кызганыч, гаиләләребездә татар телен белүче балалар сирәгәя. Күп кенә әти-әниләр балаларын тормышка яраклаштыру өчен, рус, инглиз теле белән мавыктыра, татар теле соңгы планда кала», — дип уртаклашкан җырчы.

Эльвира Хамматова үзенең улын курыкмыйча татар телендә белем бирә торган мәктәптә укытырга телəвен дә әйткән.

«Без гаиләдә татарча гына сөйләшәбез. Әмма бала үзенә кирәкле мәгълүматны читтән ала. Шуңа күрә телне гаиләдә никадәр күбрәк саклап калырга теләсәң, шулкадәр аның киләчәге өметле булыр дип уйлыйм. Мәктәптә бер-ике сәгатьлек татар теле дәресен кертеп кенә телне бик үк саклап калып булмый», — дип белдергән ул.

 

Татар информ 

Бәйле