Автор-башкаручы, журналист Нурия Абдуллинаның гомерен саклап калу өчен көрәш дәвам итә

-- Лэйсирэ

Билгеле автор-башкаручы, күренекле журналист Нурия Абдуллинаның сәламәтлеге өчен көрәш дәвам итә. Аңа ярдәм йөзеннән тиздән хәйрия концерты оештырылачак, дип яза Кызыл таң.

Бу хакта социаль челтәрдә аның язмышына битараф булмаучылар өчен оештырылган төркемдә хәбәр ителә.

Нурия апаның гомерен саклап калу өчен кыйммәтле операция таләп ителә. Төркиянең әйдәп баручы клиникаларының берсе сөяк җилеген күчереп утыртырга алына. Моның өчен якынча 7,3 миллион сум акча кирәк.

Иганәчеләр, изге күңелле кешеләр көче белән 18-23 гыйнварда 217862 сум акча җыелган.
Сез дә изге эшкә кушыла аласыз. Моның өчен 2202200651210450 номерлы Сбербанк каратсына акча күчерергә мөмкин.

Ул 89174944023 номерына беркетелгән.

25 февральдә аңа ярдәм итү өчен “Без бергә!” хәйрия концерты узачак. Аны оештыру мәсьәләләре буенча телефон: 8-965-927-88-77.

Фото:Нурия Абдуллинаның vk.com сайтыннан

Бәйле