«Ата-аналарга туган телне сайлау буенча бернинди дә басым ясамыйбыз»

-- Гузель

Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 27 гимназиянең татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Гөлфия Гыйләҗева соңгы араларда укучылар татар теле белән күбрәк кызыксына башлады дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләгән.

“Без ата-аналарга туган телне сайлау буенча бернинди дә басым ясамыйбыз. Алар үзләре теләп татар теле дәресләрен сайлыйлар”, — дигән Гөлфия Гыйләҗева.

“Бүгенге көн укучылары бик аерылып тора. Аларга татар теле дәресләрен төрле уен технологияләре, 3D китаплар кулланып, фильмнардан өзекләр күрсәтеп укытам. Үзләре белән дә видеороликлар төшерергә өйрәнәбез. Сыйныфта гадәти дәрес үткәрү генә балалар өчен кызык түгел”, — дип аңлаткан ул.

“Балалар татар телен яратсын өчен, иң беренче чиратта, мотивация булдырырга, телгә һәм милләткә карата хөрмәт уятырга, өйрәнү өчен кызыклы формалар уйлап табарга кирәк. Бүгенге көндә татар телендә белем бирүче татар мәктәпләре нәкъ шушы миссияне үтәргә тиеш”, — Гөлфия Гыйләҗева.

 

Татар-информ

 

Бәйле