Казанда пассажирына аткан такси йөртүче тоткарлана [видео]

-- Гузель

Казанда Leroy Merlin кибете янында бер такси машинасын йөртүче пассажирына пневматик пистолеттан аткан. Бу хакта Kazan First хәбәр итә.

Узган ялларда өч ир-ат такси чакырткач, Renault машинасы килгән һәм аны йөртүче ирләргә аякларындагы карларын кагып утырырга кушкан. Пассажирлар аның сүзенә колак салып тормаган. Шуның аркасында низаг килеп чыккан һәм ачуы кабарган машина хуҗасы пневматик пистолеттан аткан. Бер ирнең муены җәрәхәтләнгән, әмма ул хастаханәгә барудан баш тарткан.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Низагта катнашучылар барысы да полиция бүлегенә озатылган. Такси йөртүче аткан пистолет табылмаган.

 

 

 

Kazan First
фото : Drive2.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий