Россиядә 1 февральдән пособиеләр, түләүләр һәм компенсацияләр индексацияләнәчәк. Индексациянең билгеләнгән коэффициенты — 1,043. Әлеге карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. Документ Хөкүмәтнең рәсми сайтында бастырылган, дип яза Татар-информ.

Индексация инвалид, ветераннар һәм балалары булган гражданнарга бирелә торган пособиеләргә, түләү һәм компенсацияләргә генә кагыла. Ул шулай ук производствода һөнәри авырулардан һәм бәхетсезлек очракларыннан мәҗбүри социаль иминләштерү вакытында түләнә торган акчаларга да кагылачак.

Узган ел индексация коэффициенты 1,025 тәшкил иткән.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле