ТНВ да «Җырлыйк әле»нең элекке алып баручысы ТВдан китеп МММга эләккәнме?

-- Гузель

//Татар тудей//

“Җырлыйк әле” музыкаль тапшыруы, яңалыклар алып баручысы Эльвира Мәдиярова Instagram да икенче яктан ачылды. ТНВ каналын караучылар белә, Эльвира бүгенге көндә декрет ялында. Әмма ул ял итәргә ашыкмый.

Алып баручының профиле элегрәк туй мәҗлесләренә багышланган булса, бүгенге көндә аның тасмасында акча тематикасына багышланган язмалар ешрак күренә. “Балаларыгыз ник без хәерче?,- диеп сораса ничек җавап кайтарырсыз?”, — ише сораулар яудыра ул инстадусларына.

Эльвира күптән түгел челтәрле бизнес белән шөгельләнә башлаган.

Әлеге бизнес тармагы нибары 4 ел элек Санкт-Петербург шәһәрендә барлыкка килгән. Аның “атасы” 27 яшьлек Михаил Ковшов. Бу челтәрле бизнесның идеясе — сатып алынган товарлардан акча кайтарып алу мөмкинлеге ягъни кешбек. Бу мөмкинчлекне махсус карта бирә, билгеле, аны сатып алырга кирәк.

 

https://www.instagram.com/p/Bs7_NMggRBD/

 

Бәйле