Гүзәл Уразованың кызы нигә «Балалы солянка»да катнашырга теләми?

-- Гузель

//Татар тудей // Чулпан Латыйпова әзерләде //

Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразоваларның кечкенә кызлары зур сәхнәгә беренче адымнарын ясый башлаган. 26 гыйнварда Казанның «Уникс» концертлар залында узган «Балалы солянка» концертыннан җырчыларның кечкенә кызлары Камилә дә читтә калмаган.

Әнисе әйтүенә караганда, Камиләнең әлеге концертта «зур сәхнәдә дебют чыгышы» булган. Җырчы әлеге чыгыштан өзекне үзенең Инстаграм битенә «элеп куйган». Гүзәлнең язуына караганда, Камилә башта зур сәхнәдә чыгыш ясарга оялган, кеше көләр дип курыккан. Әмма әнисе кызын барыбер күндергән. Камилә «Дуслык күпере» җырын башкарган.

View this post on Instagram

Камилюшканың кичә зур сәхнәдә дебют чыгышы булды. Моңарчы ул минем белән бергә "Балаларым" җырын җырлый иде. Бик тартынды инде башта, Әни мин оялам, мин җырлый белмим, миннән кеше көләр дип киреләнде. Аннары ничектер үзе белән сөйләшеп аңлатканнан соң җаена төштем тагын. Ярар Әни! Мин тырышырмын диде! #гузельуразова #Камиллахакимова #балалысолянка. Бу җырның хуҗасы Амина Аглиуллина @amina_agliullina матур итеп җырлый бу җырны. "Дуслык куперләре" дип атала.

A post shared by Гузель Уразова (@guzelurazova) on

Видео язмасы астында комментарийларда исә Камиләне әнисе Гүзәлгә охшатканнар, матур җырлавы турында комментарийлар калдырганнар.

Әмма комментарий язучылар арасында Уразованың кызын җырлый белмәүдә тәнкыйтьләүчеләр дә табылган. Мәсәлән, @reginazigan551 һәм @rumiya66 аккаунтлары башкаларның сүзләре белән килешмичә, Камиләне җырлый белми, сәхнәгә менмәве яхшырак булыр иде кебек фикерләр белдереп язганнар. Ә менә @alsina.39 исә кызның оялчанлык хисен төп сыйфат итеп билгели һәм, аныңча, «сәхнә әлеге хисне бетерә һәм кыз бозылачак».

Ни дисәләр дә, кыз әле тәүге адымнарын гына ясый.

Бәйле