Балык Бистәсендә авыл абзые «тик утырмас өчен» дип шедеврлар ясый [фото]

-- Лэйсирэ

Балык Бистәсе районы Бикчурай авылында яшәүче Рәис Шиһабетдиновка чын мәгънәсендә тимер җене кагылган. Ял итәр вакытында да гаражындагы остаханәгә тимер белән “уйнарга” чыгып китә ул. Үзе әйткәндәй, балачактан күңеленә сеңеп үскән хыялыйлыгын тимерләргә күчерә. Аларны кыздырып, бөгеп, чәчәк, капка, баскычлар ясый.

— Эшли аламмы икән, дип үземне сынап карар өчен, капка ясарга булдым. Ярыйсы чыкты кебек. Беренче хезмәт җимеше булгач, сатасы килми, аннары кыенсындым да. Әти белән аның энекәше ясаган капка да матур иде әле, шулай да мин эшләгәне заманча, челтәр бизәкле булгач, алыштырдык. Капканы күреп, дустым да сорады, шуннан заказлар китте инде, — дип сөйли Рәис үз эше турында.

Тимерне гөл итәр өчен, тырышлык һәм сәләттән тыш, хезмәт кораллары да кирәк бит әле. Кисү, бөгү, бизәк ясау станогын кулы эш белгән оста үзе җитештерә.

— Элек тимер-томыр теләсә кайда ята иде бит. Кирәкле тимерләрне танышлардан да алдым. Дүрт-биш ел элек бөтен станокларымны саттым. Ике ел элек аларны кабат ясадым. Акча кертә торган төп эшем түгел бу, ялга кайткан арада гына эшлим. Хыялымны чынга ашыру гына, авылга кайткач, тик утырмас өчен генә шөгыльләнәм. Тимерне кыздыру өчен, мичкә ташкүмер ягам. Аны да алдан әзерләдем. Кышлыкка ун капчык җитә. Элек ташкүмер яккан кешеләрдә артып калганнары әле дә бар. Очсыз бәядән саталар. Аларга да, миңа да файда. Капка куйганда, авыл кешеләре белән танышасың, аралашасың, шулар аша табам, — ди Рәис.

Рәис ясаган мунча мичләре, су баклары, капкалар күпләрне сөендерә. Ә үзенчәлекле бизәкле чемодан-почта тартмасы, сәгать, чәчәкләр, баскычлар соклану уята. Бу эшләренә бигрәк тә күңеленең нуры салынган кебек.

Замирә СӘМИГУЛЛИНА.

Чыганак һәм фото: Ирек мәйданы

Бәйле