//Татар тудей//

30 гыйнварда Филармониядә Айгөл Рәхимованың тәүге концерты узачак. Әлеге концерт алдыннан булган хис-кичерешләре белән Айгөл үзе безнең белән уртаклашты. 

«Нинди хисләр кичергәнемне әйтеп бетереп булмый. Тәүге тапкыр булгач, каушата, куркыта. Бу концертка каты әзерләндек, яңалыклар да булачак. Хәлдән килгәнчә тырышам. Тамашачыга матур концерт күрсәтәсе килә», диде ул.

Бу концертта Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, яшь, үзенчәлекле җырчы Хәким һәм Ленар Сәйфиев катнаша.

«Бүген тормышымда иң мөһим көн! Мин бәхетле, дип әйтү, бирни дә әйтмәүгә тиң. Очрашуга кадәр минем кадерле тамашачым!», дип язып куйган Айгөл Instagram битендә.

Бәйле