Үзәк банк ипотека түли алмаучыларга вакытлыча чыгу юлын тәкъдим итә

-- Гузель

Ипотека алучының финанс хәле катлаулы булган очракта, аңа ипотека каникуллары алырга мөмкин булачак. Бу хакта Русиянең Үзәк банк рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецов РИА «Новости»га сөйләгән. 

Аның сүзләренә караганда, бурычка алучы бу мөмкинлектән эшен югалткан очракта файдалана ала. Әлеге канун проекты 6 айга кадәр кичектерүне күздә тота.

Бер кредит буенча берничә тапкыр мондый каникулларны алып булачак. Шул ук вакытта бурычлыга түләүләрне тулысынча туктату яки суммасын гына киметү мөмкинлеге дә биреләчәк.

 

РИА "Новости"

Бәйле