Замирә Рәҗәпованың әнисе: «Бәндәдән курыкмасалар, Алладан куркмыйлар»

-- Гузель

Замирә Рәҗәпова инстаграм битендә тормышын төрле яклап яктыртып, язылучыларын сөендереп тора. Ул фотолар гына куеп калмый, хис-кичерешләре белән уртаклаша. Һәрвакыттагыча аны яклаучылар да, яманлаучылар да табыла. Бу юлы ул үзенә карата әйтелгән начар сүзләргә әнисенең ни дип җавап бирүен әйтте.

«Безнең әни инстаграмда минем адреска язылган җыен негатив язмаларны укый да, шак ката. Аннары үз алдына сөйләнеп йөри: «Әй, бу кешене әшәкелегенә шаклар катам. Ничек кеше баласына шулай теләсә нәрсә язып буа микән ул? Ул хатыннарның балалары юк микәнни соң әллә? Бәндәдән курыкмасалар, Алладан куркмыйлар, әй Аллам. Алар белмиләр инде синең тәүлегенә 3-4 сәгать йоклап, көн-төн эшләгәннәреңне, нинди хакка бу уңышларыңа ирешкәнеңне…»

Баласына хаксызга язылган әшәке сүзләр өчен, әни кешенең шулай күңеле әрни күрәсең. Аннары, мин каты итеп жавап бирсәм, «Ил авызына иләк каплап булмый, кеше алдындагы кешене сөйлиләр инде, әрәм итмә вакытыңны нәрсәдер исбатлап», ди… ә үзе хаман хайран калып йөри. Табигать кочагында, шәһәрдән ерак урнашкан, таулар, урманнар кочагында утырган авылда гомер иткән, чиста күңелле кешеләр арасында яшәгән, гап-гади авыл хатыны андый кешеләр дә барлыгына гаҗәпкә калып йөри… үз алдына «Аллам, балаларны явыз кешеләрдән сакла», дип авыз эченнән сөйләнә», дип язган Замирә Рәҗәпова.

«Ләйсән Гыймаева, без синең белән», дип тә өстәгән. Ә Ләйсән Гимаева үз чиратында: «Рәхмәт бик зур, Замирә. Безнең броня көчле инде хәзер, тик менә Әниләр генә… мин уземнекенә укымаска кушам…», дип җавап кайтарган.

«Кемнең кулыннан бер нәрсә дә килми, шулар тел чарлап ята инде, андыйлар белән сүз көрәштереп торма, Замирә. Тилеләр белән талашып та торма, ди иде безгә картый, алар шулай энергия җыя. Иң яхшысы җавапсыз калдыру аларны, вот интегәләр аннан. Синең нинди уңган икәнеңне беләбез, молодчина! Земфира апага рәхмәт шундый булган кызлар тәрбияләгәне өчен», дигән фикерләр калдырганнар әлеге фото астында.

 

View this post on Instagram

Безнен эни инстаграмда минем адреска язылган жыен негатив язмаларны укый да, шак ката. Аннары уз алдына сойлэнеп йори: " Эй, бу кешене эшэкелегенэ шаклар катам. Ничек кеше баласына шулай телэсэ нэрсэ язып була микэн ул. Ул хатыннарнын балалары юк микэн сон эллэ. Бэндэдэн курыкмасалар , Алладан куркмыйлар, эй Аллам… Алар белмилэр инде синен тэулегенэ 3-4 сэгать йоклап, кон тон эшлэгэненнне, нинди хакка бу унышларына ирешкэненне…" Баласына хаксызга язылган эшэке сузлэр очен, эни кешенен шулай кунеле эрни курэсен. Аннары, мин каты итеп жавап бирсэм, "Ил авызына илэк каплап булмый, кеше алдындагы кешене сойлилэр инде, эрэм итмэ вакытынны нэрсэдер исбатлап", ди… э узе хаман хайран калып йори… . . . Табигать кочагында, шэхэрдэн ераааак урнашкан, таулар урманнар кочагында утырган авылда гомер иткэн, чиста кунелле кешелэр арасында яшэгэн, гап гади авыл хатыны андый кешелэр дэ барлыгына гажэпкэ калып йори…уз алдына "Аллам, балаларны явыз кешелэрдэн сакла", дип авыз эченнэн сойлэнэ… . . . @leisan_gimaeva_official мы с тобой??

A post shared by Замира Ражапова- Куприянова (@zamira266) on

Бәйле