//Tatat Today//
30 гыйнвар Кукмара район мәдәният йортында Гүзәл Уразова тамашачыларга Илдар Хәкимовның тән җәрәхәте алып концертка килә алмавын әйтә. Ул клип төшергәндә егылып сәламәтлегенә зыян китерә, хастаханәгә эләгә. Бу хакта Гүзәл беренче булып Кукмара концертында хәбәр итә, тамашачыларның берсе безгә бу сүзләрне раслаучы видео җибәрде.
“Мин моны сезгә әйтергә тиешмен, Илдар бүген безнең белән чыгыш ясамаячак. Бүген мин үзем генә килдем. Ике көн элек ул клип төшергәндә югарыдан килеп төшеп тән җәрәхәтләре алды, аңын югалтты. Шуңа Илдар инде киләсе концертларыбызда чыгыш ясый алмаячак. Үзенә бик авыр булса да, тамашачылардан гафу үтенде Кукмаралыларны яратуын әйтте.
Бу җырыбызга Ходай кушып клип төшереп бетерәчәкбез. Иң мөһиме — ул исән, иң мөһиме — терелсен дип телибез. Алла боерса, киләсе очрашуларга матур булып килермен диде!”, ди әлеге видеода Гүзәл.
Концерттан соң без җырчы белән элемтәгә кереп ире Илдар белән булган хәлне тагын бер кат раславын сорадык.
“Шулайрак булып чыкты шул. Якын арада ул концертларга чыга алмаячак. Аллага шөкер, хәле яхшыра, 30 гыйнвар хастаханәдән өйгә кайтардылар”, диде Гүзәл. Аның сүзләренчә, алдагы көннәрдә билгеләнгән концертлар графигына үзгәреш кертмәскә тырышачаклар, әлегә ире Илдар Хәкимовтан башка чыгыш ясыячак.
Без Илдарның хәлләрен якын араларда белешербез. Гүзәлгә уңышлы гастрольләр телибез