Русия мәдәният министры Гүзәл Уразованы зурлый

-- Гузель

1 февральдә Казанда мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Гүзәл Уразова Русия мәдәният министрлыгының «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнде. Әлеге хәбәр белән Гүзәл Уразова инстаграмда уртаклашып, иҗатын югары бәяләүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

«Бүген истәлекле көн иде. Мин чиксез бәхетлемен. Русия Федерациясе мәдәният министры Владимир Ростиславовичка, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улына иҗатымны югары бәяләүләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Бу минем өчен, безнең театрыбыз, якыннарыбыз һәм туганнарыбыз өчен бик әһәмиятле вакыйга, әлбәттә, ул Сездән башка — кадерле һәм яраткан тыңлаучыларым булмас иде. Бу еллар дәвамында безнең белән бергә булуыгыз өчен рәхмәт. Чын күңелемнән мең Рәхмәт! Алда яңа үрләр көтсен һәм алга без шулай ук бергә атлыйк! .

Форсаттан файдаланып, барыгызны да 30 мартта Мәскәүдә, Дәүләт Кремль сараенда һәм 6-7-8 мартта Уфадагы концертларга чакырам! Очрашканга кәдәр, дуслар!», дип язган Гүзәл Уразова.

Бәйле