Рәфинә Ганиуллина «Кызлы йорт» проектының ни өчен тукталуын аңлатты

-- Гузель

Рәфинә Ганиуллина инстаграмга кече сеңлесе Аиша белән төшкән фотоларын кертеп, «Кызлы йорт» проектына ни өчен нокта куюлуына ачыклык кертте. Алар туганлык җепләренең нечкә икәнлеген аңлап, әлеге проектны туктатырга булган.

«Туганың белән дус булу авырмы? Уртак эш берләштергәндә, дөрестән дә җиңел түгел. Безне күп җирдә «Кызлы йорт» — биш бертуган кыз проекты буларак көтәләр. Əмма, без туганлык җепләренең никадәр нечкә икәнлеген аңлап алгач, бу проектка нокта куйдык.
Бүгенге көндә ике сеңлем — безнең концерт программасында чыгыш ясый, «иң стойкийлары»
Дүртенче сеңлем — Аиша. Аның дөньяга карата үз фикере, сәхнәдә үз йөзе. Без бер дулкында, шуңа күрә бер-беребезне аңлап азапланмыйбыз. Үзе бүләк иткән мендәрчек сыман, бер якка сыпырсаң — кытыршы, икенче ягы — шома, безнең арада — менә шундый баланс. Яратам», дип язган Рәфинә.

View this post on Instagram

Туганың белән дус булу авырмы? Уртак эш берләштергәндә, дөрестән дә җиңел түгел. Безне күп җирдә «Кызлы йорт» — биш бертуган кыз проекты буларак көтәләр.. Əмма, без туганлык җепләренең никадәр нечкә икәнлеген аңлап алгач, бу проектка нокта куйдык. Бүгенге көндә ике сеңлем — безнең концерт программасында чыгыш ясый, «иң стойкийлары»✌️ Дүртенче сеңлем — Аиша @ladygaisha ??? Аның дөньяга карата үз фикере, сәхнәдә үз йөзе ?? Без бер дулкында, шуңа күрә бер-беребезне аңлап азапланмыйбыз ? Үзе бүләк иткән мендәрчек сыман, бер якка сыпырсаң — кытыршы, икенче ягы — шома, безнең арада — менә шундый баланс ? Яратам??? Төпчек сеңлем турында соңрак, дәвамы бар… #исемсезхат #большойсольныйконцерт

A post shared by Рафина Ганиуллина (Rafina'D) (@rafinaganiullina) on

 

Бәйле