Лилиана Ирназарова: «Сатып алынган күлмәкләр ярамады». Тамашачыларда шик туды

-- Гузель

//Татар тудей//

Күптән түгел Лилиана Ирназарованың Уфада беренче сольный концерты үтте. Әлеге концерты өчен ул сылашып тормый торган, бушырак киемнәр сайлаган. Шуңа бәйле Лилиананың көмәнле булу-булмавы хакында сүзләр таралды. Бу шикләрне тагы да ныгытып, Лилиана инстаграмда сәхнә костюмнарына кагылышлы пост урнаштырды.

«Сольный концерт өчен кием сайлап алу кыен булды. Бер ай әлек сатып алынган һәм тегелгән күлмәкләр ярамады, бу минем өчен көтелмәгән хәл булды, концертка кадәр 2 көн кала тегәргә туры килде. Минем гардеробта 44нче размердан башлап, 52нчегә кадәр киемнәр бар», дип язган ул.

«Бу костюм Сезне таза итеп күрсәтә», дип язганнар Лилианага. «Яшерен сер ачам Сезгә, ул мине әле ябык итә», дип җавап кайтарган Лилиана.

Әлегә Лилиана көмәнле булу-булмавы хакында комментарий бирмәде. Хәзерле вакытта ире Азат белән алар ике ул үстерә.

 

Бәйле