Бөтен залны селкетә: Фирдүс Тямаев үзенә нәрсә яшәргә көч бирүен әйтә

-- Лэйсирэ

Өмет уятасы килә. Ә анысы барыбызга да кирәк. Зарланудан туктап, яхшыны күрү, шөкер итү өчен кирәк. “Ватаным Татарстан” редакциясе әнә шундый ният белән тугры дуслары ярдәмендә 12 нче хәйрия кичәсен оештырды. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасында узды ул.

Бар кешегә рәхмәт укыйм

Чираттагы хәйрия кичәсен ДЦП авыруыннан интегүче ике сабый – дүрт яшьлек Сөләйман Яруллин һәм өч яшьлек Амелия Ша­һие­вага ярдәм итү ниятеннән оештырырга булдык.

Сөләйман Яруллинның авыруы хакында газетада язып чыккан идек инде. Кызганыч, дүрт яшьлек малайны бу ки­чәгә алып килә алмадылар. Температурасы күтәре­леп киткән. Концертка әзерләнеп йөргәндә, бу гаиләне тетрәндергән тагын бер вакыйга булды. Сөләй­манның әбисе үлеп китте. 63 яшен яңа тутырган Гөлсинә апа яман шеш авыруын җиңә алмады. “Әнием авырса да, ятып тормады. Әле улым Сөләй­манны да караша иде. Ерак тормагач, мин дә, буш вакытым булуга, әнием янына ашыктым. Безгә улым белән Йошкар-Ола табиблары янына китәргә туры килде. Кайтуыбызга әниебез җан биргән, – дип искә ала Гөлназ Яруллина. – Аның еш кабатлый торган сүзләре бар иде: кешеләр арасында фәрештәләр йөреп торыр. Улыбызга булышырга килгән тамашачылар арасында да булгандыр ул. Безгә ярдәм кулы сузган кешеләргә ни генә әйтсәм дә, аз булыр. Хәйрия концерты дип сөй­ләшсәк тә, мин аның бу кадәр матур, җылы, күңелгә рәхәт зур бәйрәмгә тиң буласына ышанмаган да идем. Кеше килер микән, билетлар сатылырмы, дип бик борчылдым. Ә бүген исә шаккатып утырам. Улыма ярдәм булсын дип, күпме кеше килгән. Хәләл акчасына билет сатып алган. Әле күпмесе сәдака китерә. Бар кешегә рәхмәт укыйм”.

Амелия Шаһиева бу көннәрдә Мәскәүдә дәвалана. Ике балада да бер үк диагноз. Акыл үсешенә зыян килмәгән, әмма сабыйлар хәрә­кәт­ләнә алмый. Тиешле дә­валану алсалар, табиблар алар­ның әкренләп аякка басачагына өметләндерә. “Баланы дәваларга акчабыз җит­ми. Бик авыр хәлдә яшибез. Фатир өчен түләп баргач, машинабыз да юк. Вакыт узганчы, кызыбызны аякка бастырасы килә”, – ди Аме­лия­нең әни­се Диана. Концертка са­быйның әбисе Эльза килгән иде. “Барлык гаи­ләбез исеменнән чиксез рәхмәт! Бер танышыбыз сезнең игелекле эшләрегезне күреп, мө­рәҗәгать итәргә кушкан иде. Ялгышмаган икән. Гаиләбез өчен һәр тиен кадерле. Ә бу чарадан җыел­ган акча оныгыма бик нык ярдәм итәчәк”, – ди ул.

Шөкер итә белү кирәк

Газетабыз укучыларының игъ­тибарын җәлеп иткән “Кайсыгыз­ның кулы җылы?” сәхифәсе аша 2013 елдан башланып киткән һәм җырчы дусларыбыз ярдәме белән зур проектка әверелгән концертларны беренче мәртәбә генә уздыруыбыз түгел. Ләкин оештыру эшенә алынганда һәрчак борчылу хисләре кичерәбез. Халык килерме, булышучылар табылырмы? Күрше күршегә кермәгән, хәтта туганнарыбызның хәлен дә “Ин­стаграм”дагы рәсемнәр аша гына белешкән заманда бер белмәгән кешегә ярдәм кулы сузучылар җыелырмы? Сер түгел, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр бик кү­бәйде соңгы арада. Тормыш мә­шә­кате белән аларга игътибар итмәү дә гадәти хәлгә әверелде. Төп бурычлары­бызның берсе – битарафлыкка каршы көрәшү бит инде. Өмет уятсы килә. Ә анысы барыбызга да кирәк. Зарланудан туктап, яхшыны күрү, шөкер итү өчен кирәк.

Яхшыга өметләнеп эшкә тотынабыз һәм ахыры шулай булып чыга да. Юлыбызда яхшы кешеләр очрап тора. Казанның кечкенә генә залларыннан башланган эшебезне бу юлы Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында дәвам иттердек. Рәхмәт театр җитәк­челегенә! Билетлар тарату белән дә кыенлык тумады. Ки­чә узасы көнне урын сорап 60лап кеше шалтыратты! Җырчы дусларыбыз исә һәрвакыт безнең белән. Әле бу концерт башланмаган, инде ки­ләсе чара турында сораштыралар. Чыгышлары өчен башка вакытта дистәләгән мең сум акча сораган артистлар үзләре күч­тә­нәч күтә­реп киләләр. Исем­нәре афишага язылмаган егетләр-кызлар килеп җитә хәйрия ки­чә­сенә. Концертны алып баручылар – Алмаз Мирзаянов һәм Гөлүсә Ахунова да гел безнең белән бергә. Өч сәгать дип уйланган концертыбыз кичке сә­гать унбер тулганда гы­на тәмам­ланды. Дүшәмбе бит әле бу!

Хәйрия кичәсенә йөрүче тугры тамашачыларыбыз да бар безнең. 12 тапкыр узган чараның 11енә билет алган Лилия Әс­кә­рова үзе белән дусларын да җыеп килә. Әнә шулай итеп хәйрия­челәр саны арта бара. Бу юлы тамашачылар арасында хәтта чит илдән килгән ке­ше­­ләр дә бар иде. АКШта гомер итүче милләттә­шебез Сурайя Гай­нул­линаның мондый чараны беренче мәртәбә күрүе икән.

“Әлеге чаралар халыкны тагын да берләштерә. Без “ВТ” уздырган хәйрия концертларын аеруча көтеп алабыз. Алар башкалардан аерылып тора. Үз чыгышы белән игелек кылган җыр­чыларга да сок­ланып утырабыз”, – ди Казан шә­һәренең “Ак калфак” оешмасы җи­тәкчесе Рәхимә Арсланова.

Бу юлы кичәбездә 30дан артык артист чыгыш ясады. 12 кон­церт­ның барысында да чыгыш ясаучылар бар араларында. “Мондый чараларда катнашу яшәргә көч бирә. Әле менә Уфадан кайтып кына килеш. Әмма сез чакыргач, килми калмадым. Тамашачысыз яши алмыйм. Рәхмәт халкыма”, – ди Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев. Ул бөтен залны селкетте. Тамашачы исә алкышларын кызганмады. Сәхнәгә чыккан һәр җырчыны яратып каршылады.

Тинчурин театрында узган ки­чәдә ике балага 200 мең сумга якын акча җыелды. Ярдәмгә мох­таҗ балаларның исәп-хисап счетын сорап алучылар булды. “Без – мескен халык түгел. Күңе­лебез дә бай, – дигән сүз ишетелде халык театрдан чыгып барганда. – Мондый кичәләр күктән җиргә тө­шәргә ярдәм итә”.

(Гөлгенә Шиһапова/“Ватаным Татарстан”, /№ 14, 01.02.2019/)

Бәйле