Татарстанда авыл имамы кар астында калып имгәнә — операция таләп ителә

-- Лэйсирэ

Чирмешән районы Әмир авылы мәчете имамы кар астында калып имгәнгән, дип хәбәр итә район басмасы.  Ул, мәчеткә керү юлын, козырекны-япманы чистартканда, кар ишелеп, кар астында калган.

Бу вакыйга иртәнге якта була, Люцир хаҗины мәчет яныннан үтеп баручы берәү кар астыннан чыгарган. Имам нык имгәнгән, авыр хәлдә.

Аны ашыгыч рәвештә Әлмәт больницасына озатканнар. Операция таләп ителә диелә хәбәрдә.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий