«Айга 3 мең сум. Алып килмәсәң, “2ле”». Кемгә ышанырга?

-- Лэйсирэ

Кыш җиткән саен әти-әниләр чаңгы мәсьәләсен күтәрми калмый. Быел да, мәктәпләрдә тимераяк, чаңгы сатып алырга кушалар, дип зарланучылар булды. Әллә мәктәпләрнең спорт җиһазлары алырга акчасы юкмы? Белгечләр, шәхси чаңгы булдырырга кушуның башка сәбәпләре дә бар, ди. Кемгә ышанырга?

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Алабугада әти-әниләр мэрга мө­рәҗәгать иткән. Мәктәптә кече сыйныфларда укучыларга чаңгы җитми икән. Әти-әниләренә сатып алырга туры килә. Ә моңа барысының да акчасы җитми. Шәһәр хакимиятендә бу мәсь­ә­ләне хәл итәргә вәгъдә ит­теләр. Беренче булып, 8 нче мәк­тәпкә 110 комплект чаңгы кайтартканнар. Бу 385 мең сумга төшкән.

Бөгелмәдә исә барлык укучыларга да өйләреннән чаңгы алып килергә кушканнар. Түбән Камада аны бары югары сыйныф укучыларына гына бирәләр икән. Казан мәктәпләренең берсендә чаң­гы урынына таяк алырга тәкъ­дим иткәннәр. Андыйлар скандинавча йөри.

“Мин 7 нче сыйныфта укыйм. Бездә чаңгыда шууны тимераякка алыштырдылар. Хәзер шугалакка йөрибез. Тимераягы булмаганнарга 250 сумга прокатка алырга туры килә. Атнага өч тапкыр бу. Айга 3 мең сум дигән сүз. Әгәр алып килмәсәң, “2ле” куялар. Эне­мә чаңгы алып килергә кушканнар, әмма аны сыйныфта калдырырга ярамый. Чөнки ул кабинетта директор дәрес уздыра. Аның чаңгыларга карап утырасы килми икән”, – дип язган бер укучы “ВКонтакте” челтәрендәге “Бак­чаларда, мәктәпләрдә риш­вәт­челеккә каршы көрәш” төр­ке­мен­дә.

Шәһәрдә һәм авылда…

Казанда 1800ләп бала укыган мәктәпләр дә бар. Андыйларда бер үк вакытта берничә сыйныф физкультура дәресенә чыга. Һәр сыйныфта 30 бала укый. Ничек барысына да чаңгы җит­керергә? “Мин шәһәрнең бер­ничә мәк­тә­бендә эшләдем. Бер­сендә аерым чаңгы базасы бар иде. Икен­чесендә хәтта тимераякларда шуарга була иде. Хәзерге вакытта белем биргән мәктәптә андый мөм­кинлек юк, – ди Казан мәктәбенең берсендә физ­культура укытучысы Илдус Мифтахов. – Чаңгы урынына без тимераякны сайладык. Моны укытучы үзе хәл итә. Дәрестә балалар чаңгы­ларның уңын, сулын бутыйлар да, аннан уңайсыз дип зарланалар. Ә өйдән алып киләләр икән, бернинди проблема юк. Әти-әни­ләр балалары хакына бөтенесенә әзер. Ә тимераяк, чаңгыга акча таба алмыйлар. Без­дә укучыларның 99 процентында тимераяклары бар, булмаганнар прокатка ала. Берничә дәрескә әзерлексез килгәннәргә начар билге куярга туры килә. Шунысы кызык: тимер­аякны бер сәгать файдалану студентлар өчен – 100, ә укучыларга – 150 сум. Нәрсә, әллә студентлар укучылардан фә­кыйрь­рәкме? Әти-әниләр ба­ла­ларының сәла­мәтлеге турында уйламый, физкультураны ки­рәксез фән итеп күрә. Баланың БДИ тапшырасы бар, диләр. Ә бит авырсаң, аны биреп булмый. Телефонда утырганчы, балалар күбрәк саф һавада йөрсеннәр. Балаларга акчаны кызганмасак иде”.

Теләче районының Шәтке мәктәбендә барысы 76 бала белем ала. Директор Александр Ибушев әйтүенчә, һәр укучы үз чаңгысын алып килә. Моннан биш-алты ел элек әти-әниләр шулай килешкән. Тавыш чыгаручы да юк. “Чит авылдан килгән дүрт укучы алып килми. Ярышка бару өчен 15ләп чаң­гы бар. Чаңгы алырга юктан гына кушмыйбыз. Беренчедән, бала­ларның аяк үлчәме төрле. Шуңа күрә ботинкалар баланың аягына ярамас­ка мөмкин, икенчедән, гигиена ди­гән нәрсә бар. Шәһәрдә чаң­гылар белән транспортка ке­рергә уңай­сыз, ә авылда андый мәшә­кать юк. Укучылар аны өй­ләренә алып кайтып йөри”, – ди ул.

Өйдәге чаңгы яхшырак шуамы?

Физкультура дәрес саналмыймы, әллә әти-әниләр барысын да мәктәптән таләп итәргә өй­рән­деме? “Мәктәпләрдә күпме чаңгы җитү-җитмәвен әйтә алмыйм. Элек агач чаңгыларда шуалар иде, хә­зер ботинкалы пластик чаң­гылар. Гигиена дигән нәрсә бар. Алты дәрес буе шөгыльләнеп, ботинкасы юешләнеп бетәргә мөм­кин. Аны кайда киптерәләр? Бәл­кем, әти-әниләр бу ягын аңлап та бетермидер. Безнең уку йортында чаңгы базасы бар. Анда студентлар көнгә бер чаңгыдан бер мәр­тәбә генә файдалана ала. Шундый таләп куелган. Берәүләр өйлә­реннән алып килгән яхшы чаңгы белән шуа, ә икенчеләр мәктәпнең иске чаң­гысы белән артта калырга мөмкин. Монысы – психологик ягы. Чаңгы алып килегез дигәндә, бәлкем, укытучылар шуны да күздә тотадыр. Бүген әти-әниләр кыйммәтле телефоннарга акча таба, ә чаңгыга кызгана. Сәла­мәт­леккә дигән акчаны янга калдыру – киләчәктә даруларга тотачак чыгымнар дигән сүз ул”, – ди Идел буе спорт һәм туризм акаде­мия­сенең уку-укыту бүлеге мөдире Роза Гыйльметдинова.

Бу мәсьәләдә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында ни уйлыйлар? “Гомуми белем би­рү учреждениеләрендә уку про­цессы “Мәгариф турында”гы Законга ни­гезләнеп оештырыла. Белем бирү стандартлары ниге­зендә “физик тәр­­бия” уку пла­ны­ның мәҗ­бүри өлешенә кертелә. Чаң­гы­да шуу программасы да мәҗ­бүри каралган. Закон ни­ге­зендә физкультура белән шөгыль­ләнү өчен шартлар тудырылырга тиеш. Рес­пуб­ли­када күпчелек мәк­тәпләрдә җи­тәр­лек чаңгы бар, шул ук вакытта уку­чыларның шактые үз чаң­гысын алып килә. Алар аннан дә­рестә генә түгел, ял вакытында фай­далана ала. Әгәр ниндидер мәк­тәптә ка­гый­­дәләр бозыла икән, ул вакытта мәк­тәп җитәк­че­легенә яки оештыручыга мөрә­җәгать итәр­гә кирәк”, – дип киңәш бирәләр министрлыкта.

(Сәрия Мифтахова/“Ватаным Татарстан”, /№ 15, 01.02.2019/)

Бәйле