«Мин әкренләп исерек хатынга әйләнәм бугай» — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Озак вакыт мин бу турыда язарга оялып йөрдем. Менә, тәвәккәлләдем инде. Эш шунда: мин базарда сату итәм. Җәйләрен анда басып тору әллә ни авырлык тудырмаса да, кышкы салкын сөякләргә кадәр үтә. Аны сигез сәгать буе урамда, ачык һавада басып торучы гына аңлыйдыр. Икенче урынга эшкә дә китә алмыйм, чөнки югары белемем юк.

Шулай яшәгәнемә биш ел була инде. Эшләгәнем ашарыма, фатирга түләргә китә. Баеп булмады. Монысына гына түзәр идем әле, мин әкренләп исерек хатынга әйләнәм бугай. Туктатыр кешем дә юк. Ирем моннан ике ел элек үлеп китте, балаларымның үз тормышлары, зурлар инде. Югыйсә, барысы да уйнап кына башланган иде. Базарга килгәнче авызыма аракы алганым булмады.

Дөрес, шәраб эчеп куйган чаклар бар иде. Ирем дә эчү белән мавыкмады. Кыскасы, карыйм, базар хатыннары көн саен аракы эчә. Әз-әзләп кенә эчә-эчә сату нокталарында басып тора болар. Башта бу хәлне күреп, исләрем киткән иде. Ләкин беркөнне салкыннан зәңгәрләнә башлагач, түзмәдем, күршемнән аракы сорадым. Шуннан соң тәннәрем җылынып, дөньяларым яктырып китте. Базар матур, кешеләр әйбәт булып тоела башлады. Ул көнне матур тел белән сайрап әллә ничә кием саттым. Хуҗам күкләргә чөеп мактады.

Икенче көнне тагын кабатланды бу хәл, чөнки урамда 25 градус салкын иде. Аннан китте инде… Яз көне дә туктыйсы килмәде, ул бер гадәткә әйләнде бугай. Юк, мин көн саен эчеп йөрмәдем, ләкин күп вакыт аракыга үрелдем. Соңыннан эшләр тагын да начарланды: миңа күбрәк, исергәнче кирәк була башлады. Җитмәгәнен өйгә кайткач өстәп куярга, исереп диярлек йокыга ятарга күнектем.

Хәзер шушы гадәтем белән көрәшәм. Бәйрәмнәрне аракысыз уздыра алмыйм. Шатлансам да, кайгырсам да, эчәсе килә. Менә бүген дүшәмбе көн, базар ял итә. Өйне җыештырып куйдым, ашарга пешердем. Ләкин күңел тыныч түгел, “җылынасы килә”. Мин “алкаш” буламдыр инде…

Земфира.
Казан. Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Бәйле