Баш казый Җәлил Фазлыев: «Мәһәр – 5 мең сум. Аерып җибәрсәң, тагын ярты миллион»

-- Лэйсирэ

Татарстан Республикасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан төзелгән «Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә»гә багышланган пресс-конференциядә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге баһәгә аерым тукталып үтте, дип яза Мәгариф басмасы.

«Нигезләмәдә мәһәрнең күләме кимендә 5 мең дип билгеләнсә дә, сумманы кәләш түгел, ата кеше билгеләсә дөресрәк, – ди ул. – Кыз баланың акылына, белеменә, тәрбиясенә, әхлагына бәйле рәвештә кияүдән сорыйсы бүләкнең бәясен да арзан куярга ярамый. Өйләнгәнче кызыңа бер әйбәт бүләк тә алып бирмәгән кияү өйләнгәч хатынына нәрсә алып бирер дисез? Мәһәргә җитди карамыйча, «Әй, безгә ярый инде ни дә», – кул селтәү белән кыз балаңның дәрәҗәсен бетереп атасың дигән сүз. Димәк, лаеклылыгы, дәрәҗәсе шул кадәр генә. Имеш, кияү-балакайны жәл, аннан акча соравы читен. Менә шулай кыз балаларыбызны кадерләп үстермәгәнгә күрә ирләре дә кадерләми инде, күпмедер вакыттан аерып җибәрә. Әгәр шул вакытта ук шәп кенә мәһәр бәясе билгеләсәң, әле өстәвенә «Аерып җибәрсәң, тагын ярты миллион түлиячәксең», – дигән шартны никах килешүе белән рәсмиләштереп тә куйсаң – уйламыйча гына «талак» сүзен әйтми инде кияү кеше.

Бер талак җитә хатынны аеру өчен. Өч күремгә кадәр дуслашмасагыз – ул инде сезнеке түгел. Телефоным шалтыраса да, талак мәсьәләсе генә булмаса ярар иде дип торам, чөнки иң четереклесе, катлаулысы һәм күңелсезе – аерылу. Талак әйтүгә кагылышлы мәсьәләләрне бары тик казый гына хәл итә ала, шуңа күрә күңелегезгә шик кергән очракта, башта аның белән киңәшегез.»

Фото: Татар информ

Бәйле