«Атаң белән анаң эчеп үлделәрме?» [гыйбрәт өчен]

-- Гузель

Медучилище тәмамлагач, юллама буенча Буа районының үзәктән бик ерактагы татар авылына фельдшер итеп билгеләнгән Әлфинә (исемнәр үзгәртелде – авт.), үзен тәрбияләп үстергән Нурсәйлә әбисен бик сагынса да, туган авылына еш кайтып йөри алмады. Яңа ел бәйрәме узгач, аңа өч көн ял бирделәр, ниһаять, тәвәккәлләп юлга чыкты.

“Казан – Буа” поездыннан Албаба станциясендә төшкәч, узгынчы машина булмасмы дип, юл чатында шактый озак басып торды ул. Кызганычка, юлдашлар күренмәде. Эченә салкын үтә башлагач, җәяү тәпиләргә мәҗбүр булды. Унсигез чакрым якын ара булмаса да, җитезрәк атласам, төн уртасына кайтып җитәрмен әле, дип уйлады. Ярты юлны үткәч, аны “УАЗ” куып җитте һәм туктап утыртты. Булачак тормыш иптәше инженер Сабит белән Әлфинәне язмыш әнә шулай очраштырды.

Егерме тугыз яшьлек, табан астыннан ут чыгаручы булдыклы егет, олыгаеп килүче әти-әнисенең өйләнергә күптәннән кыставына карамастан, озак сайланып йөргән иде. Сөйкемле, җыйнак гәүдәле, озын сары толымлы, якты карашлы туташка бер күрүдә гашыйк булды ул. Шул көннән ара ерак дип тормады, Әлфинә эшләгән авылга еш барып йөрде, кызны кирәк җиренә илтеп куйды. Аның оялчан, әдәпле булуын ошатты. Моңарчы замана кызларының җилбәзәклегеннән шактый оста файдаланган тәҗрибәле егет, әрсезләнеп муенга сарылучы, күзләрен майландырып, егет җиләнне җылы түшәккә үзләре тартып егучы чәчбиләрнең берсен дә тормыш иптәше итеп сайларга теләмәде.

Нияте бары тик саф кызга өйләнү иде. Дини әбисенә намус сафлыгын ире өчен сакларга ант иткән егерме яшьлек Әлфинә бүтән кызларга охшамаган, үзен бөтенләй башкача тота иде. Аракыны авызына алмый, тәмәке тартмый, ихахайлап көлми, шикәрдәй ак тәненә кагылдырмый, йомшак кулларыннан үпсәң дә, уңайсызланып кызарып чыга. Нәкъ менә шул “кыргыйлыгы” белән сихерләде ул Сабитны. Бер ел чамасы очрашып йөргәч, кызны үгетләп, үз әти-әнисе белән таныштырырга Яшел Үзән районындагы туган авылына алып кайтты. Булачак каенанага Әлфинәнең әти-әнисез булуы ошамады. “Атаң белән анаң яшьли эчеп үлдеме, әллә тумыштан чирләшкә иделәрме? Бигрәк ябык син, үпкә чирең юктыр бит?” – дип, кызны өнсез калдырды. Күзләренә мөлдерәп яшь тулган кыз: “Миңа өч яшь тулган елда якыннарым авариядә үлгән, үзем сау-сәламәт”, – дип пышылдады. Казанда сатучылыкка укучы булачак каенсеңлесе, иркә төпчек кыз Зөлфия мәгънәсезлеге ягыннан анасын да уздырды. Калада яшәүче гаиләле абыйларына баргач:

– Кечкенә абый бер “Мәтәй Фәймәсен” (сугыш вакытында тирә-юньгә яманаты чыккан, кулдан-кулга йөрүче бозык хатын булган дип сөйлиләр) ияртеп кайтканые, – дип, намуслы кызның яманатын сатты.

Ни гаҗәп, Зөлфия авызыннан чыккан авыр сүзләр чыбыксыз телефон аша Әлфинәгә бик тиз килеп иреште һәм аның саф күңелен тирән яралады. Үзен болай мыскыллауларын бик авыр кичерде, нык рәнҗеде. Нык ихтыярлы Сабит өйдәгеләр сүзенә карап тормады, никахлап, туйлап, Әлфинәгә өйләнде. Төп йорт янәшәсенә үз көче белән җиткезгән яңа өендә сөйгәне белән гөрләтеп яши башладылар. Бер малай, ике кыз үстерделәр. Кияү Әлфинәне карап үстергән Нурсәйлә карчыкны да үз яннарына сыендырды. Сиксәннән узса да, үз аягында әле нык йөрүче намазлы, камил акыллы карчык янына тирә-күрше хатыннары киңәшкә керә, Коръән ашларына абыстай итеп чакыралар. Ул оныкларына күз-колак, яшьләргә терәк булып, кадер-хөрмәттә яши.

Миһербанлы шәфкать туташы Әлфинәне авыл халкы үз итте. “Авыр сүзләр ишетсәгез, үткәреп җибәрегез”, – дип җырлыйлар. Әлфинә дә каенанасыннан, каенсеңлесеннән ишеткән зәһәр сүзләрне эченә җыймаска тырышты, һәркемгә игелек итте. Төртмә телле каенананың киленгә ялынычы тиз төште – шикәр чире көчәйде, күзләре юньләп күрми башлагач, урын өстенә үк калды. Әлфинә аның янына көн саен кереп, хәл кадәренчә тәрбияли, уколын кадап чыга.

Зөлфия кияүгә чыкканчы ук авырга узды, аны көмәнле иткән егет тизарада бүтәнгә өйләнде. Ул чакта әле үз көчендә булган, элек дәрәҗәле урында эшләгән әтисе кызын элек “татып караган” бер карт буйдакка мәҗбүриләп илтеп бирде. Әмма юньле гаилә килеп чыкмады болардан. Ир заты, эчеп алган саен, көнләшеп хатынына кул күтәрде. Беренче баласын бөтенләй үз итмәде, аны кимсетеп, “зина бәрәңгесе” дигән кушамат такты, ә икенче бала гарип туды һәм бер яше тулганчы үлеп китте. Бүгенге көндә Зөлфия үзе дә бәхетсез “Мәтәй Фәймәсе”нә әверелде. Ирдән иргә йөри. Мондый хәлгә калудан Аллам үзе сакласын! Бүтәннәргә гыйбрәт булсын дип кенә яздым…

 

Татарстан яшьләре
Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

Бәйле