Үләренә бер атна кала Децл ИНТЕРВЬЮ бирә

-- Лэйсирэ

Интернетта рэпер Децлның (Кирилл Толмацкийның) үләренә бер атна кала биргән соңгы әңгәмәсе чыкты. Җырчы «PRO-Новости» программасы студиясенә килеп, «Муз-ТВ» телеканалында берничә сорауга җавап биргән, дип яза Дни.ру.

Толмацкий эфирда хәзерге заманча хип-хоп, хезмәттәшләре белән конфликтлар, мәхәббәт һәм хатын-кызлар турында әңгәмә корган. Децл үзенең иҗади биографиясенең кайбер мизгелләре өчен үзенә бик оят булуын белдерә.

«Әмма бу минем юлым. Хаталар аша без өйрәнәбез. Мин сайлаган юлны күпләр читләтеп узар иде. Ләкин мин шушы катлаулы юл белән барырга булдым», ди Кирилл.

Артист үзен беркайчан да сәхнәдәш хезмәттәшләре белән булган низаглар куркытмаганын билгеләп үтә. Децл сүзләренә караганда, җавап кайтара торган кеше. «Мин изгелек йодрык белән булырга тиеш дип санаган кешеләрдән», ди ул Муз-ТВ интервьюсында.

Россия шоу-бизнесы темасына кагылып, Децл күп кенә популяр артистларның икейөзле булуын билгеләп үтә. «Бу минем стиль түгел», дип йомгаклый җырчы.

Фото: скриншот

Бәйле