Ялгызлар язмышы турында «Безнең гәҗит» битләрендә төрле- төрле гыйбрәтле, тирән мәгънәле язмаларны еш күрергә мөмкин. Аларның язмышлары сокландыра да, кызгандыра һәм тетрәндерә дә. Ялгыз кешеләрнең язмышлары турында тирәнтен уйлый башласаң, бу аларга фани дөньяда яшәү чорында бөек Аллаһтан бирелгән бер зур сынаудыр, дигән фикер килә.
Кемнедер Аллаһ бик зур байлык биреп сыный, кемнедер хәерче дәрәҗәсенә төшереп сыный, кемгәдер бик күп бала бирә, ә кемнедер бер баладан да мәхрүм итә. Кемнедер 5-6 мәртәбә кияүгә биреп, яки өйләндереп сыный, ә кемнедер ялгыз калдыра. Бу фани дөньяны кешенең җанын сынау мәйданы (испытательный полигон) дип әйтергә кирәк.
Әмма Аллаһ безгә нинди генә авыр сынау бирсә дә, аны рәхмәт әйтеп кабул итәргә кирәк. Чөнки Аллаһ без белмәгән, без күз алдына да китерә алмаган бөтен нечкәлекләрне исәпкә алып, сынауның иң җиңелен бирә безгә. Ялгызлык та шул сынауның берсе.
Туксанынчы еллар уртасында бер танышыма – гомере буе ялгыз яшәгән 60 яшьлек ханымга ике үсмер баласын калдырып, сеңлесе егерме көнгә ялга китеп бара. Сеңлесе китеп бер атна чамасы вакыт үткәч, бу ханым белән очраклы гына очрашырга туры килде. «Сеңлемнәр кайчан кайтып җитәрләр икән, балалары чәчемне агарттылар инде. Ярый әле үз балаларым булмаган, мин аларны үтереп бетергән булыр идем», – ди. Мин шул вакыт шаккатып тыңлап торган идем аның зарлануын.
Бу ханымга ялгыз яшәүнең аның өчен иң хәерлесе икәнен аңлар өчен 60 ел гомер кирәк булган. Ә күп кешеләр үзләренең халәтен бер бәхет икәнен аңламыйча, Бөек Аллаһка рәхмәт әйтеп яшәү урынына, зарланудан туктамыйча, ахирәткә үк күчеп китәләр.
Тормышта моның ише мисаллар бик күп. Мәсәлән берәү кулындагы «путевка»сы белән аэропортка самолетка ашыга. Пробкадан чыгып, инде юл ачылды, дип шатланырга өлгерә алмый, машинасы ватыла һәм ул самолетка җитешми. «Йә Аллаһ, бу сынауны тиккә бирмисеңдер», – дип Аллаһка рәхмәт әйтер урында, ул «өч катлы» сүзләр белән бөтен шәһәр җитәкчеләрен, полиция хезмәткәрләрен, машина җитештерүчеләрне, хатынын: «Син тизрәк җыенган булсаң, соңга калмый идек», – дип, тагын әллә кемнәрне… каһәрли башлый. Ярты сәгать вакыт үтеп, радиоалгычы аша ул утырып очасы самолетның һавада шартлавын ишеткәч кенә аңлый ул юлдагы сынауларның аның өчен бер бәхет, бер бүләк икәнен.
Галәмнәр патшасы, кодрәтле Аллаһ бездән бөек сабырлык таләп итә. Ул сабыр колларын ярата. Әлбәттә, бу җиңел эш түгел. Үз-үзең белән көрәшү – иң авыр көрәш. Әмма сабыр булырга тырышыйк, дуслар!
Бу язмамны ялгызларга багышлап язган шигырь юлларым белән тәмамлыйсым килә.
ЯЛГЫЗЛАРГА
Җаным ялгыз булды бу дөньяда,
Уйландым мин: «Бәхет тапмадым…»
Рәхмәт, Аллаһ, Сиңа, Бөек Затка –
Сәбәпләрен миңа аңлаттың.
Син елама, ялгыз яшим диеп!
Ялгызлыкның бар үз сере.
Күркәм затлар гына ялгыз яши,
Кояш ялгыз, ай да бер үзе.
Ялгыз яшәү үзе бер бәхет ул,
Әй, кешеләр, әгәр белсәгез.
Ялгызлыктан качыйм әле, диеп,
Туры юлга шул чак күнсәгез.
Аллаһ биргән һәммәбезгә сынау:
«Карыйм әле, нишләр бу кеше?»
Ялгызлыкта шул сынауның берсе –
Аллаһының серле бер эше.
Күпме парлар ялгыз бу дөньяда…
Җанның парын, дустым, тап ла син!
Парым да бар, әмма ялгыз җаным,
Парлы ялгызлыктан Аллаһ сакласын!!!
Ярулла НАСИФУЛЛИН,
Күзкәй авылы, Тукай районы, Безнең гәҗит Фото: https://pixabay.com