«Көнчел, үзсүзле…» — Айгөл Бариева үзенең 13 тискәре ягын саный

-- Гузель

//Татар тудей//

7 февральдә җырчы Айгөл Бариева Инстаграмында язылучылары алдында ачылырга теләп, үзе турында 13 факт язган. Алар барысы да холкының начар ягын тасвирлый. «Һәр кешенең уңай һәм тискәре яклары бар. Мин, әлбәттә, искәрмә түгел. Бүген тискәре яклар турында сөйләшәсем килә. Сезгә барысын да сөйләргә, алдыгызда ачылырга кирәк, дип саныйм», дигән Айгөл ханым һәм начар сыйфатларын бер-бер артлы тезеп төшкән. 

«1. Мин кызып китүчән, туры сүзле кеше һәм тормышта бу миңа бик комачаулый.
2. Артык таләпчән, кайвакыт усал.
3. Бик туры сүзле, кайчак дәшми кала алмыйм! Ә кирәк булыр иде!
4. Еш кына кешеләрне бүлдерәм, ахыргача сөйләп бетерергә бирмим.
5. Эштә һәм мөнәсәбәтләрдә (дуслык, мәхәббәттә) артык бәйләнчек һәм таләпчән. Әмма бу башкаларга гына түгел, үземә дә кагыла.

6. Гел ашыгам…
7. Барысын да йөрәккә бик якын кабул итәм һәм үз-үземне тикшерү белән шөгыльләнәм (бу да тискәре күренеш дип саныйм).
8. Бөтен эштә дә тәртипне артык яратам, бу миңа да, тирә-юньдәгеләргә дә комачаулый.
9. Дөреслекне ачыкларга тырышам, хәтта кирәк булмаса да.
10. Тиз рәнҗи торган, йомшак күңелле һәм үпкәчел (моны да тискәре сыйфатларга кертәм).
11. Артык кире, көнчел, сабырсыз һәм үзсүзле.
12. Артык ышанучан.
13. Һәм соңгысы — кемне дә булса яратам икән, сөяк миенә кадәр яратам, шулай ук моны дөрес түгел дип саныйм.

Гомумән, сез хәзер минем тискәре якларны беләсез, бәлки, сез тулыландыра аласыздыр? Гадел һәм ачык итеп языгыз. Үземә башка күзлектән карыйсым килә. Нәтиҗәләр ясарга һәм үз өстеңдә эшләргә беркайчан да соң түгел, теләк кенә булсын», дип язган Айгөл Бариева.

 

Әлеге пост астында Айгөл Бариеваның язылучылары бик теләп фикер алышканнар. «Син ситуацияне җибәрә белмисең, йөз дә бишенче тапкыр кире кайтасың. Бу явызлык түгел, бу синең тәэсирләнүчәнлегең. Гомумән, оныт! Аз уйла, яхшы бел: бу тормышта барысы да кире әйләнеп кайта! Барысы да! Син чын, ихлас! Рәхмәт Син булганың өчен», «Айгөл, Сез санап үткән барлык сыйфатлар да чынбарлык. Аларны яхшы да, начар да дип атап булмый, нәкъ менә алар кешенең шәхси үзенчәлекләрен тәшкил итә. Без бит үзебез булып калырга телибез! Ә бу иң мөһиме. Әлбәттә, идеалга, үз-үзеңне камилләштерүгә омтылыш кирәк», дип язганнар аңа.

Бәйле