«Әниемнең бу сүзләре үзәгемә үтте!» [гыйбрәт өчен]

-- Лэйсирэ

Безгә әни еш кына: «Имансыз булып үсмәгез, йөзегездән, күзегездән иман нуры качмасын», – дия иде. Ул безгә беркайчан да хайваннарны, кошларны, табигатьне рәнҗетергә ирек куймый, хәтта өйдә пәрәвез үреп маташучы үрмәкүчне дә үтерттерми иде.

Мин хәзер генә аңладым: бер үк иман сүзе ике мәгънәне аңлата. Башта бу сүзне мин нигәдер дин белән бәйли идем. Әнинең иманы табигатькә, тереклеккә мәрхәмәт белән карау, жәлләү, картларны хөрмәтләп, ярдәм итеп яшәү, кечене кече итү, якыныңны авыр хәлдә ташламау, “сатмау”, яраклашып, белә торып кабәхәтлек эшләп, соңыннан шуның өчен газапланып, йөзеңнән елмаю-нур качып, ямьсезләнүдән саклауда булган икән.

Без укыганда бер кызны училищедан кудылар. Ник икәнен язмыйм, мылтык белән бәйле бик күңелсез хәл иде ул. Тик гаеп куылган кызда гына түгел, төп гаеп, иң беренче чиратта, тулай торак комендантында иде. Ә без мылтыкның ни өчен тулай торак коридорында калганын белә торып дәшмәдек, иптәшебезне якламадык. Мин бу хәлләрне кайтып әнигә сөйләгәч, ул миңа: “Кызым, әйткән сүзләрем, тырышлыгым, барысы да бушка булган икән! – диде. – Сезгә нинди очракта да дөресен сөйләргә, үзең турында гына уйлама, синең куркаклыгың, дөресен әйтә алмавың аркасында янәшәңдәге кешегә авырлык килмәсен диюләрем, иманыңны югалтма дигән сүзләрем башыңа бөтенләй барып җитмәгән икән! Син бит ана буласы кеше, нинди тормыш кичерәсең билгеле түгел, син тал чыбыгы әле, яшьтән үк шулай сыгылырсың микәнни инде?..”

Үзәгемә үтте шушы сүзләр! Әгәр исән булса, мин аңа:

– Әни, ышан миңа, син өйрәткәнчә яшим, дөресен генә әйтергә, сөйләргә, кешегә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам, үземнән көчсезгә вәгъдә бирәм икән, эшлим, – дияр идем. – Оныкларың да нәкъ шундый. Хәтта киявең – ирем Нурислам да бөгелә-сыгыла белми торган “туры җүләр” булып чыкты. Һай авыр безгә, әни, бу иман белән яшәве, чөнки замана үзгәрә барган саен кеше иман яңарта. Яраклаша, кичә – парторг, бүген мулла. Мин генә һаман синең иман белән яшәүче җүләр. Тик шунысы бар, тәүлекнең кайсы вакытында ятып йокласам да, йокыга китә алсам, тыныч йоклыйм, чөнки иманымны сатмыйм. Һаман шул бер иман. Тагын бер сүз әйтәсем килә, әни, син бит мине алдагансың, хәзер мин Коръән өйрәнәм – үзем өчен, аңлыйсым килеп. Синең сүзләрең – Коръәндәге сүзләр. Ә син: “Коръәнне түгел, догаларын да аз беләм”, – дия идең. Синең безгә өйрәткән иманың, Коръәндә, әни, моннан ничә йөз ел элек язылган булган. Шуны күргәч күзләрем шакмакланды. 62 яшеңдә үлдең, миңа 24 яшь иде. 17 яшьтә кияүгә чыккансың, аннан ирсез калып дистәгә якын бала тәрбияләгәнсең, кайда, кайчан укып өлгердең икән? Балачагың, үсмер чагың иң имансыз елларга туры килгән. Ходай мине үзе кичерсен, тагын дөресен әйтәм: әни, синең иманың дөресрәк, синекен беркем үзгәртә алмый. Ходайныкын тегеләйгә-болайга рәхәтләнеп боралар. Теге дөньяның барлыгы хак булса, Ходай янына ярдәмче итеп сине куйсыннар иде, әни, ничек боргалый алырлар иде кешеләр Ходай иманын?! Ул бер генә була ала икән. Мин дуңгыз ите ашый алам, әмма авыр хәлдә калган, ярдәмгә мохтаҗ кешегә битараф кала алмыйм. Мин кешенең йөзенә карап дөреслекне әйтә алам, кешенең артыннан теләсә-ни сөйләп йөрмим. Үземнән ач кешегә соңгы телем ипиемне биреп чыгарам, чөнки иманым шундый һәм аның дингә бернинди катнашы юк.

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

tatyash.ru

Фото: https://pixabay.com

Бәйле