Ни өчен Марат Шәйбәков әле генә Татарстанга килә, моңа нәрсә этәрә? [интервью]

-- Гузель

//Tatar today//Эльвира Шакирова//

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков үзенең концертлары белән тәүге тапкыр Татарстанга җыена. 14 мартта Казанның “Ленин” мәдәният йортында Марат Шәйбаковның концерты көтелә. Ә аңа кадәр җырчы республика районнарына барырга ниятли.

Марат тумышы белән Башкортстанның Аскын районы Билгеш авылыннан. Туган авылында сигез еллык мәктәпне тәмамлагач, күрше Кашка авылында укый. Аннан соң булачак артист Стәрлетамак мәдәният техникумында белем ала.

— Марат, мин сине җырчы буларак беләм. Ә син бит иҗат юлыңны баянчы һөнәреннән башлагансың икән!

— Мин — кечкенәдән баян-гармунга хыялланып үскән малай. Җырларга уемда да юк иде. Мин аккомпаниатор-баянист белгечлегенә укыдым. Аннан соң Филармониягә баянчы булып кердем.

— Җырлау теләге ничек барлыкка килде?

— Ризван Хәкимов төркемендә эшләгәндә, ике җыр башкарып карарга булдым. Җырлагач та, халык бертуктаусыз бик нык алкышлады. Минем өчен бу көтелмәгән хәл иде. Алып баручы Марат Кәбиров “аның башка җырлары юк!” дип халыкны тынычландырды. Шушы хәлдән соң җырлыйсы килә башлады. Мин шулай ук Фән Вәлиәхмәтов белән эшләдем. Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Әхмәтова һәм мин – өчәү “Ихлас” төркемендә җырладык. Үз төркемем белән эшли башланганга 7-8 ел гына әле.

— Марат, сәхнәдә шактый еллар иҗат итүеңә карамастан, ни өчен Татарстанга хәзер генә килергә булдың?

— Моңа кадәр Башкортстан, Екатеринбург, Себер якларында гына йөрсәм, быел Татарстанга килергә исәп иттем. Ярты ел элек җырларымны ротациягә бирдем. Сәбәбе шул – “Кайчан Татарстанга киләсез?” дип Татарстаннан бик күп хатлар килә башлады. Һәм менә вакыты җиткән, ахрысы. Җырларымны Татарстанга ишеттерергә телим. Былтыр кайбер районнарда булдым, ләкин быел республика буйлап гастрольләргә ныклап алындым.

https://www.instagram.com/p/BtkkTJ0gcvU/

— Билетлар сатыламы? Сатылмаган очракта, концерт куячаксыңмы?

— Билетлар төрлечә бара. Кайбер җирдә авырдан сатыла, кайбер якларда сатылып беткән. Мине белмәгән, күрмәгән тамашачыга үземне танытасым килә. Ләкин билетлар ничек сатылса да, мин барыбер барачакмын, концертларны биреп чыгачакмын, Алла боерса!

— Татарстан халкын нәрсә белән шаккатырырга җыенасың? 

— Программа — үзенчәлекле, Аллага шөкер. Репертуарымдагы иң матур һәм хит җырларымны алып киләм. Баянга да җырлыйм, үзем дә баянда уйныйм, халык белән дә җырлыйм. Программа бик матур, күңелле. Без инде Баулы шәһәрендә булдык. Халык бик җылы кабул итте, күтәреп алды. Бик сөенеп кайттык, Аллага шөкер!

— Марат, белүемчә, син соңлап өйләндең. Тормыш иптәшең Ләйсәнне шәхсән беләм, ул – искиткеч зат. Сез шулкадәр пар килгәнсез! Соң өйләнүеңнең сәбәбе нидә?

— 30 яшемдә генә өйләндем. Ул вакытта көне-төне гастрольдә йөрдем. Әйтик, төнлә Филармониядән кайтып, иртән Ризван Хәкимов төркеме белән чыгып китә идем. Өйләнми йөрмәвемнең сәбәбе — мәхәббәтемне очратмавымда. Ә Ләйсәнне күрүгә, аның булачак тормыш иптәшем икәнен шундук сиздем. Озак очрашып йөрмәдек, тиз арада өйләнештек. Аллага шөкер, бүгенге көндә мәхәббәт җимешләребезне үстерәбез.

 

————————————————————————————————————————————————————————————

Tatar Today порталы җырчыларның концертларыннан фото-видео репортажлар, махсус видеотапшырулар ясый, яңалыклар яза.

Кем үзләрен күрергә тели шалтыратыгыз, элемтәгә керегез! 

тел: 240-24-99 

WhatsApp: +7966-240-24-99 

Бәйле