«Ике баласы шундук үлә. Кечкенә сабыйны могҗиза гына коткарып кала»

-- Лэйсирэ

Адәм баласын күрәчәк йөртә. Әгәр белгән булса, Фәис абый юлга чыгар идеме соң? Әти-әнисе нигезенә юл тотканда була ул фаҗига. Күпләр бу хакта ишетеп беләдер дә әле. Ульян – Буа юлында йөк машинасы астына кергән “Ниссан” руле артында Фәис абый Сафин була.

– Бу хәбәрне 24 гыйнварда ишеттек. Без Фәис белән бик якын дуслар. Өчмунчага кайтышы була аның. Кечкенә улла­ры­ның 4 яшьлек туган көнен авылда билгеләп үтмәкче булалар. Тик кайтып кына җитә алмыйлар, – ди җырчы Илсур Мортазин. – Фаҗигадә әлеге гаи­ләнең ике баласы шундук үлә. 7 яшьлек Сафия белән 6 яшьлек Тимурны җирләп килүдән дә авыры булмады. Фәиснең дә хәл­е авыр әле. Хатынына да зыян ки­лә. Куллары, кабыргалары сына. Машинадагы кечкенә сабыйны бала креслосы гына коткарып кала. Шулай булса да, байтак җи­ре сынган. Сабыйга да опера­цияләр ясадылар.

Фәис абый янына бик керт­миләр икән. Табиблар артык бор­чымаска куша. Аның умырткасына да зыян килгән, аяклары күп җир­дән сынган. Табиблар бүген өченче операциясен ясый.

– Фәиснең аякларын яңадан “җыялар”. Әле бит берничә ел элек яман чир белән көрәшеп, аны җиңгән иде. Әмма мәкерле авыру тагын баш калкытып өлгерде. Фәистә метастазалар күбәйде. Шуңа да карамастан, ул биреш­мәде. Кечкенә сабыйлары хакына яшәргә тырышты, зарланмады. Авариягә эләккән вакытта химия терапиясе алу вакыты җиткән иде. Инде хәзер тиешле даруларны да кабул итә алмады. Шуңа күрә та­биб­лар үпкәсен дә тикшереп тора. Иң мөһиме – аны аякка бастыру, – ди Илсур абый. – Күпне күргән егет инде ул. Өч ел элек әнисен югалтты, аның артыннан ун ай дигәндә әтиләре китеп барды. Инде хәзер ике газиз сабыен югалтты.

Фәис абыйны туганнары, дус­лары бер генә минутка да ташламый. Буш вакытлары булдымы – хастаханәгә ашыгалар. Якыннары бу гаиләгә булдыра алганча ярдәм итә. Әмма табиблар Фәис абыйны аякка бастырыр өчен күп тырышырга ки­рәк­леген әйтә.

Получатель: ФАИС ФАРИТОВИЧ С.
Номер счета: 40817810069007826760
Банк получателя: УЛЬЯНОВСКОЕ
ОТДЕЛЕНИЕ N8588 ПАО СБЕРБАНК
БИК: 047308602
Корр. счет: 30101810000000000602
ИНН: 7707083893
КПП: 732502002
SWIFT-код: SABRRUMM

Гөлгенә Шиһапова/Ватаным татарстан

Бәйле