Әнвәр Нургалиев: «Аның белән әхлак ягыннан зәгыйфь кешеләр чирли»

-- Гузель

//Tatar today//Эльвира Шакирова// 

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның концертларына кассадан алынган билетларны артык бәягә сату очраклары күзәтелгән. Иң беренче булып җырчы бу хәл белән Уфа спорт сараенда узган юбилей концертында очрашкан. Бу хакта җырчының үзе белән сөйләштек.

— Әнвәр, билетларны арттырып сату нәрсә белән бәйле? Тамашачы моның өчен үзеңә үпкә белдермәдеме?

— Минемчә, бу хәл билетларның тиз арада сатылуы һәм күп кенә тамашачының концертка эләгергә теләве белән бәйле. Үземә үпкә белдерүче булмады. Әлбәттә, моны махсус үзем эшлим дип уйлаучылар да табылды, ләкин бу алай түгел.

— Тагын кайсы төбәкләрдә мондый очраклар булган?

— Башкортстанның Раевка бистәсендә. Шуны әйтәсем килә, спорт чараларына билетларны арттырып сату гадәти күренеш булса, татар эстрадасында мондый хәлне күргәнем юк иде әле.

— Билетларны күпмегә арттырып сатканнар?

— Төрлечә. Әйтик, спорт сараенда 1 мең сум торган билетны хәтта 6 мең сумга сатканнар. Авылларда 400 сумлык билетларны 800 сумга сатып биргәннәр.

— Әнвәр, син бүгенге көндә – популяр артист. Сиңа “йолдыз” чире яныймы?

— Минем яшьтә “йолдыз” чире булырга мөмкин түгел. Мин бүгенге уңышларыма бик озак килдем. Әгәр кинәт популяр булып китсәм, “йолдыз” чире булыр иде… “Йолдыз” чире – мәгънәсез кешеләрнең тәкъдире. Аның белән әхлак ягыннан зәгыйфь кешеләр чирли.

— Сиңа социаль челтәрләрдә күп язалар, телефоның да шалтыратулардан тынмыйдыр. Барысына да җавап бирәсеңме?

— Барысына да җавап биреп өлгермәскә мөмкинмен. Кайвакыт телефонны да алырга өлгермим. Шулчакта минем турында “эреләнгән” дип уйлаучылар була. Бу бөтенләй алай түгел. Мин нинди бар – шундый. Мин – көтүче белән чөгендер үстерүче баласы. Кирәк икән, кирпич салам, кирәк икән, подъездга ремонт ясыйм.

— Кайбер артистларның социаль челтәрләрдәге аккаунтларын чит кешеләр алып бара. Ә син Инстаграмдагы, Вконтактедагы аккаунтларыңны үзең алып барасыңмы?

— Әлбәттә, үзем! Барысына да үзем җавап бирәм. Бәлки кайвакыт хаталар белән дә язамдыр, ләкин иң мөһиме – мин үзем турыдан-туры аралашам.

— Әнвәр, тамашачы мәхәббәтен ничек акларга тырышасың?

— Эчтәлекле җырлар белән. Мин аларны күңелемне биреп җиткерергә тырышам.

— Тамашачы тарафыннан иң еш бирелә торган сорау нинди?

— “Моңа кадәр кайда йөрдең? Нигә без сине ишетмәдек, күрмәдек?” диләр.

— Әнвәр, Уфа спорт сараен гөрләттең, зур хыялыңны тормышка ашырдың! Бүгенге көндә нинди максат белән яшисең?

— Моннан ике ел элек спорт сараенда концерт бирермен дип уйлап та карамадым. Аллага шөкер, ул концертны оештырып чыктык! Ә максатым – озак еллар халык мәхәббәтен аклап, аның кадерен белеп, алга таба иҗат итәргә. Тамашачыларымның саны артсын иде, исәнлектә, тигезлектә яшәргә иде!

 

————————————————————————————————————————————————————————————

Tatar Today порталы җырчыларның концертларыннан фото-видео репортажлар, махсус видеотапшырулар ясый, яңалыклар яза.

Кем үзен күрергә тели шалтыратыгыз, элемтәгә керегез! 

тел: 240-24-99 

WhatsApp: +7966-240-24-99 

Бәйле