Гүзәл Уразова коймак пешергән арада блиц-сораштыруга җавап бирә [видео]

-- Гузель

//Татар тудей//

8 февральдә Гүзәл Уразова шәхси инстаграм битендә кызыклы видео белән уртаклашкан. Ул анда коймак пешергән арада сорауларга җавап бирә. Туганнарына кунакка килгән арада, журналистлар да кереп чыккан икән. Әлеге видеода ул балаларына йомшак итеп ничек эндәшүе, начар гадәте, яраткан мультфильм геройлары, нинди сериалда төшәргә теләве хакында сөйли. 

Гүзәл Уразова олы кызлары Элларига кечкенә чагында «Илләли», дип йомшак итеп дәшкән булса, Камиләгә — «Мәмилүшка», Самирга — «Самика-мәмика», дип эндәшә икән. Ә начар гадәтенә кеше белән сөйләшкәндә, интервью биргәндә баш кашуын саный. Ниниди сериалда төшәргә теләвенә килгәндә, «Санта Барбара исә төште. Эченә кереп, Сиси Кепелга берәр сүз әйтәсем килә иде», ди ул.

Бәйле